Ильмира Нәгыймова: «Кыш бабай хатларны укырга куркып тора»

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. Җырчы Ильмира Нәгыймовадан Яңа елны элек һәм хәзер ничек каршылаулары турында сораштык.

— Балачакта Яңа елга аеруча әзерләнә идек. Матур костюм, күлмәкләрдән балалар бакчасына баруым әле дә истә. Гадәттә кар бөртеге була идем. Кыш бабайга да ышана идем мин. Менә кайчан ышанмый башлавымны хәтерләмим. Бәлки әле дә ышанамдыр (көлә). Иң истә калган бәйрәм — кич буе Кыш бабайны каршыларга әзерләнеп 12 тулганчы йоклап китүем. Ләкин шунысы шатландырды — ул мин теләгән бүләкне алып килгән иде. Хәзер балаларыма да Яңа ел могҗизасы бүләк итәргә тырышам. Бу сихри бәйрәмгә алар инде әзер — күлмәкләр алынган, Кыш бабайга хат язылган. Кыш бабай гына ул хатларны укырга куркып тора әле (көлә).


Фикер өстәү