Татарстанда һава торышы: 19 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген Татарстан территориясендә кар, бозлавык һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеоүзәгендә кисәтәләр.

«Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Иртән һәм көндез кар көтелә», — диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә.

Шулай ук 16 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә 9-14 градуска кадәр салкын булачак, урыны белән температура -19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 5тән алып 10 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


Фикер өстәү