Яңа Чишмәдә бер эшмәкәр районга 2000 медицина битлеге бүләк иткән

Яңа Чишмәдә яшәүче эшмәкәр Шәүкәт Сабиров гаиләсе районга 2000 медицина битлеге бүләк иткән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.


Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган бу куркыныч чорда эшкуар Шәүкәт Сабировның гаиләсе хәйрия гамәле башкарган.
Медицина битлекләре полиция хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренә, медкомиссия узган хәрби чакырылыштагыларга, ветеринария хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, ТКХ һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә таратылачак.


Фикер өстәү