1 апрельгә кадәр Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 400 мең сум түлиячәкләр

Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү 1 апрельгә кадәр озайтылган, дип яза “Татар-информ”.
Исегезгә төшерәбез: контракт буенча хәрби хезмәткә кабул ителү өчен үзең белән паспорт яки чит ил гражданнарына – Россия территориясендә законлы төстә яшәүләрен раслаучы документ булса, шул җитә.

Кандидат никахлашкан яки балаларга ия булган очракта, никахлашу турында таныклык һәм балаларның туу турында таныклыкларын тапшырырга кирәк.
Документлар рәсмиләштерү һәм медкомиссия узу бер урында башкарыла. Хәрби хезмәткә яңа кабул ителүчеләрнең һәммәсен тәҗрибәле солдатлар һәм командирлар өйрәтәчәк, аларга ярдәм итәчәк.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен якындагы хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итү сорала.
Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында сайтта ( https://heroes-tatarstan.ru/) яки 8 (800) 222 59 00, 8 (843) 221 44 52 яисә 8 (843) 299‒17‒71 телефоннары аша (“Батыр” үзәге) танышырга була.


Фикер өстәү