Эттән кала башка йорт хайваны белән урамга чыгарга ярыймы?

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә көндәлек тормышка шактый үзгәрешләр кертелде.

Үзизоляция дүрт аяклары дусларга да кагыла. Йорт хайваннары асраучыларга 100 метр радиус аралыгында урамда йөрергә рөхсәт ителә. Бу кагыйдәгә таянып, күпләр песиләрен, куян, әрлән ише йомшак дусларын да урамга алып чыга башлады. Рөхсәт аларга да кагыламы? А.Ризванова, Казан.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабына шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

− Теләсә кайсы йорт хайванын 100 метр радиус аралыгында урамга алып чыгарга ярый. Әмма хуҗалар махсус йөгән (поводок), “намордник” турында онытмасыннар, − дигән җавап алдык. Шулай ук бу кагыйдәгә дә җитди карарга һәм үз максатларда кулланмаска киңәш иттеләр.

Россия кинология федерациясе белгечләре йорт хайваннарын, бигрәк тә этләрне урамга алып чыгу буенча кайбер киңәшләрен тәкъдим итте.

− Мөмкинлек булса, этләрегезне урамга иртән яисә кичкырын алып чыгыгыз. Бу вакытта урамда кешеләр дә азрак була;

− Өлкән яшьтәгеләргә карантин вакытында йорт хайваннарын башка туганнарына бирергә киңәш ителә, үзләре чыгып йөрмәве хәерле;

− Урамда этне бер генә минутка да үзен генә калдырмагыз. Җирдән авызына бер нәрсә дә алмасын, башка хайваннар белән контактка кермәсен;

− Урамнан керү белән, йорт хайванын яхшылап юарга кирәк.

 

Фото: https://petzona.ru


Фикер өстәү