Коронавирустан прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин

Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында “Запись на вакцинацию от коронавирусной инфекции” дигән яңа сервис эшли башлаган.

Прививкага язылырга теләүчеләр порталның беренче битендә “Бесплатная вакцинация от COVID-19” дигән баннерны табарга яки “Запись к врачу” дигән хезмәт күрсәтүне сайлап алырга тиеш. Шуннан соң алар сервис формасына эләгә.
Биредә Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын күрсәтергә (моңа кадәр күрсәтелмәгән булса), шулай ук үзең өчен уңайлы вакытны сайлап алырга кирәк. Шулай ук “Услуги РТ” кушымтасы аша да прививка ясату өчен язылырга мөмкин булачак (атна ахырында эшли башлый).
Игътибар! Портал аша фәкать яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә генә вакцинациягә язылырга мөмкин. Сезнең адреска беркетелгән поликлиникада әлегә бу процедура үткәрелмәсә, прививка ясатырга язылып булмаячак, дигән сүз. Республикага вакцина кайтарылуга карап, Порталга яңа поликлиникалар өстәлеп торачак.
Моннан тыш якын араларда яңа сервисны роботка – Лилия дигән тавыш ярдәмчесенә тоташтыру планлаштырыла. Робот вакцинациягә язылучыларга поликлиникага кайчан килергә икәнлеге турында искә төшереп торачак.
Исегезгә төшерәбез: 18 гыйнварда Татарстанда халыкны массакүләм төстә вакцинацияләү башланды. Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе иң беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша язылу буенча кабул итә башлады. Беренче көнне үк үк прививка ясатуга чират өч көнгә алдан тулган.


Фикер өстәү