1. «Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.
Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана».
Бу шигырь юлларының авторы кем?
А) Габдулла Тукай; Б) Муса Җәлил; В) Фәнис Яруллин.
2.Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасының төп геройлары:
А) наборщик һәм Зөбәйдә;Б) Ай һәм йорт себерүче; В) автор үзе һәм Зөбәйдә.
3.«Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр». Бу шигырьнең авторы кем?
А) Кол Гали; Б) Дәрдмәнд; В) Габдулла Тукай.
4. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» шигыре нәрсә турында?
А) сугыш фаҗигасе;Б) дуслык; В) мәхәббәт.
5. Роберт Миңнуллинның туган җире?
А) Башкортстан;Б) Казан шәһәре; В) Чаллы шәһәре.
6. «Өч аяклы ат» әсәренең авторы кем?
А) Гамил Афзал; Б) Рабит Батулла; В) Айдар Хәлим.
7. Балалар өчен иҗат итүче язучы – ул…
А) Шәүкәт Галиев;Б) Мөхәммәт Мәһдиев; В) Хәсән Туфан.
8. «Әбүгалисина кыйссасы»ның авторы кем?
А) Габделҗәббар Кандалый; Б) Каюм Насыйри; В) Гаяз Исхакый.
9. Әкият – ул…
А) лиро-эпик характердагы әсәр; Б) эпик чәчмә әсәр; В) халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган фантастик әсәр.
10. «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә төп герой кемнән кача?
А) килененнән; Б) Әҗәлдән; В) оныгыннан.
11. «Пар ат» шигырендә герой кая юл тота?
А) Кушлавычка; Б) Казанга; В) Уфага.