Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR-кодларның гамәлдә булу вакыты торгызылган

Моңа кадәр, сайтның зур киеренкелектә эшләве сәбәпле, сертификатларның гамәлдә булу вакыты ярты елга кадәр генә калган булган.

Ковидтан вакцинация узу яки чирне кичерү турында сертификатлар тиешле вакыты дәвамында гамәлдә булачак. Бу хакта Россия Санлы үсеш һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары хәбәр итә.

Бүген иртән документның яңартылуы турындагы хәбәр күпләрне Дәүләт хезмәтләре порталына “ябырылырга” мәҗбүр иткән. Мондый киеренкелектән сайт, “чыгырыннан чыгып”, QR-кодларның гамәлдә булу вакытын 12 айдан 6 айга гына калдырган.

Хәзер портал тиешенчә эшли. QR-кодлар, торгызылып, ел дәвамында гамәлдә булачак, дип хәбәр итә министрлыкларның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: 8 ноябрьдән вакцинация һәм чирне кичерү турындагы сертификат формасына кертелгән үзгәрешләр гамәлдә булачак. Хәзер документка кешенең вакцинация узуы турында төп мәгълүматлар, шул исәптән фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасы, җенесе, яшәү урыны адресы, паспорт мәгълүматлары һ.б. кертелә.


Фикер өстәү