Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыру очрагы буенча антирекорд куелды

Татарстанда тәүлек эчендә 239 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 3се – читтән кертелгән, 236сы – аралашу сәбәпле йоккан.

Авыручыларның 47се хастаханәгә салынган, 192се өйдә дәвалана.

География:

1. Казан – 155
2. Чаллы – 29
3. Әгерҗе – 1
4. Аксубай – 2
5. Актаныш – 1
6. Алексеевск районы – 6
7. Әлки районы – 1
8. Әлмәт – 3
9. Арча – 2
10. Бөгелмә – 3
11. Буа районы – 1
12. Югары Ослан – 1
13. Биектау – 6
14. Алабуга – 6
15. Зәй районы – 3
16. Яшел Үзән – 2
17. Лаеш районы-4
18. Мамадыш – 2
19. Минзәлә – 3
20. Мөслим – 1
21. Питрәч – 2
22. Спас районы – 1
23. Тукай районы-3
24. Чистай – 1

8 ноябрьгә Татарстанда 32 404 коронавирус очрагы теркәлгән.

25 948 кеше, шул исәптән 37се узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән. Барлыгы 1 692 678 кешегә вакцинация ясалган, аларның 1 127 854е икенче прививкаларын алган.


Фикер өстәү