Татарстанда чираттагы антирекорд: тәүлек эчендә 1514 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 1514 кеше коронавирус йоктырган. 18 яшькә кадәрге 128 балада коронавирус булуы ачыкланган.

102 кеше хастаханәгә салынган, 1412 кеше өйдә дәвалана.

География:

1. Казан – 982
2. Чаллы – 145
3. Әгерҗе – 1
4. Азнакай – 7
5. Аксубай – 6
6. Актаныш районы – 5
7. Алексеевск – 7
8. Әлки районы – 2
9. Әлмәт – 25
10. Апас – 1
11. Арча – 7
12. Баулы – 6
13. Балтач – 6
14. Бөгелмә – 5
15. Буа районы – 5
16. Югары Ослан районы – 23
17. Биектау – 7
18. Алабуга районы – 4
19. Зәй районы – 6
20. Яшел Үзән – 23
21. Кама Тамагы – 10
22. Кукмара – 7
23. Лаеш районы – 12
24. Лениногорск – 11
25. Мамадыш – 1
26. Менделеевск – 2
27. Түбән Кама – 122
28. Яңа Чишмә районы – 4
29. Нурлат районы – 10
30. Питрәч – 8
31. Балык Бистәсе – 1
32. Саба районы – 4
33. Тәтеш – 7
34. Тукай районы – 6
35. Теләче – 21
36. Чистай районы – 14
37. Ютазы районы – 1

9 февральгә Татарстанда 58 764 коронавирус очрагы теркәлгән.

Пандемия бшланганнан соң Татарстанда 1638 кеше үлгән, аларның бишесенең узган тәүлектә гомере өзелгән. Алар – 1932, 1949, 1957, 1951, 1959 елгы хатын-кызлар.

Барлыгы 41 654 кеше савыккан, шул исәптән 630ы-узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 424 922 кеше вакцина ясаткан (үсеш — 4 110), аларның 1 894 126се икенче прививкаларын алган. Кабат вакцинацияне 209 003 кеше узган.


Фикер өстәү