Чираттагы анитрекорд: Татарстанда тәүлек эчендә 1725 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 1725 очрагы теркәлгән. 18 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар саны 101гә җиткән.

246 кеше хастаханәгә салынган, 1479 кеше өйләрендә дәвалана.

География:

1. Казан – 1190
2. Чаллы – 126
3. Әгерҗе – 20
4. Азнакай – 3
5. Аксубай – 1
6. Актаныш районы – 4
7. Алексеевск районы – 41
8. Әлмәт – 8
9. Апас – 17
10. Арча – 32
11. Баулы – 1
12. Буа районы – 24
13. Югары Ослан – 1
14. Биектау – 21
15. Чүпрәле районы – 4
16. Алабуга – 7
17. Зәй районы – 18
18. Яшел Үзән – 34
19. Кайбыч районы – 4
20. Кама Тамагы – 3
21. Кукмара – 2
22. Лаеш районы – 15
23. Мамадыш – 1
24. Менделеевск – 3
25. Түбән Кама – 33
26. Яңа Чишмә – 8
27. Питрәч – 15
28. Балык Бистәсе – 16
29. Саба районы – 32
30. Сарман – 1
31. Спас районы – 3
32. Тәтеш – 2
33. Тукай районы – 18
34. Теләче – 10
35. Чистай районы – 6
36. Ютазы районы – 1
10 февральгә Татарстанда 60 489 коронавирус очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнн соң 1640 кеше үлгән, аларның икесенең гомере узган тәүлектә өзелгән. Алар – 1937 елгы ир – ат һәм 1938 елгы хатын-кыз.

Барлыгы 42 581 кеше савыккан, узган тәүлектә 927 кеше сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 427 942 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 3 020), аларның 1 896 321е икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинацияне 211 909 кеше узган.


Фикер өстәү