AliExpress мәйданчыгында Татарстан сатучылары саны ике тапкыр артачак

Маркетплейс электрон сәүдә дөньясына яңа атлап керүчеләргә укыту-өйрәтү характерындагы марафон оештыра.

AliExpress интернет-кибет ачуга өйрәтү буенча марафон башлап җибәрә. Ул онлайн-режимда алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшмәкәрләргә маркетплейсларга чыгуга ярдәм итү буенча эш төркемен булдырырга кушты. 2021 елда бу җәһәттән башкарылган эш нәтиҗәсендә интернет-кибетләрдә Татарстан сатучыларының саны 5 тапкыр арткан.
– Татарстан сатучылары иң зур маркетплейсларда барлык сатучыларның 2-5 процентын тәшкил итә, – ди Татарстан Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев. – AliExpress та – 1,8-2 процент. Безгә бу эштәге юнәлешне көчәйтергә кирәк.
Бизнес-омбудсмен билгеләп үткәнчә, маркетплейсларда Татарстан сатучылары лимиты чикләнелмәгән. Абделганиев якын киләчәктә AliExpress мәйданчыгында безнең сатучылар санының ике тапкыр артачагына исәп тотуны әйткән.


Фикер өстәү