Табиб-отоларинголог Айгөл Газизова: «Тамак авыртуны салкын су баса»

Тамак авырту – һәркайсыбызга таныш халәт. Бик күп чирләрнең юлдашы ул. Соңгы арада тамак авырту турында аеруча күп сөйләнә. Ник дигәндә, хәзер коронавирус та тамак авыртудан башлана, ди белгечләр. Тавыш карлыгу да коронавирус билгесенә әверелә башлаган. Гадәти тамак авырту коронавирус вакытында күзәтелгән авыртудан аерыламы? Аны ничек дәваларга? Шул сораулар белән табиб-отоларинголог Айгөл Газизовага мөрәҗәгать иттек.

– Айгөл Илдаровна, тамак авырту нинди чирләр турында кисәтә ала?

– Тамак авырту йоткылыкның арткы стенкалары яки миндальcыман бизләрнең ялкынсынуыннан барлыкка килә. Ул хроник тонзиллит баш калкыту аркасында да борчый ала. Тамак ГЭРБ (гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы) дип исемләнгән ашказаны-эчәк чире аркасында да авыртырга мөмкин. Аны еш кына фарингит белән бутыйлар. ГЭРБ вакытында тамакка төер утырган кебек тә тоелырга мөмкин. Шуңа күрә андый билге күзәтелгәндә, иң элек отоларингологка, аннары гастроэнтерологка күренергә кирәк. Алга таба эндокринолог белән психотерапевтка да мөрәҗәгать итәргә туры килүе ихтимал. Ник дигәндә, еш кына психик авырулар да тамакка төер утырган кебек билгедән башлана.

– Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган кешенең дә иң беренче чиратта тамагы авырта башлый, диләр. Ковид вакытындагы тамак авырту гадәти тамак авыртудан аерыламы?

– Юк, бернәрсә белән дә аерылмый. Коронавирус вакытында да, ОРВИ йоктыручыда да тамакның бер үк төрле авыртуы күзәтелә.

– Тамак авыртканда, туңдырма, салкын су ярдәм итә, диючеләр хаклымы?

– Туңдырма белән салкын су, дөрестән дә, тамак авыртуны баса. Әйткәнемчә, тамак авырту ялкынсыну аркасында килеп чыга. Ялкынсыну вакытында исә кан тамырлары киңәя. Салкын су эчкәндә, туңдырма ашаганда алар кысыла, кан әйләнеше акрыная. Нәтиҗәдә, кеше тамак авыртуны да җиңелрәк кичерә.

– Тамакны ничек дәваларга?

– Дәвалауда һәркемнең үзенә килешкән алымы була. Бер кешегә килешкән чара икенчесенә бөтенләй файда китермәскә мөмкин. Шуңа күрә тамак авыртканда, иң элек үзегезгә килешкән дәвалау ысулларына өстенлек бирегез. Күпләр бу очракта суыра торган төймәләр кулланырга тырыша. Әйе, алар да ярдәм итә. Әмма бу төймәләрнең тамак авыртуны ни дәрәҗәдә басуы селәгәйнең күпме бүленеп чыгуына бәйле. Ул күбрәк бүленеп чыккан саен, бу төр даруларның да файдасы зуррак була. Тамакны тоз һәм сода эремәсе белән чайкау да ярдәм итә. Өч көн дәвамында авырту кими төшсә, бик яхшы. Әгәр шушы өч көн эчендә тамак, киресенчә, катырак авыртса, температура күтәрелсә, авызны ачу кыенлашса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Авырткан тамакны җылытырга ярыймы?

– Болай эшләргә киңәш итмәс идем. Ник дигәндә, миндальсыман биз белән йоткылык мускуллары арасында үлек (паратонзилляр абсцесс) булса, тамакны җылытканда ул артачак кына. Бу чир бик авыр һәм озак дәвалана, кешенең үзенә дә бик зур кыенлыклар тудыра.

– Даими рәвештә тамагы авыртып интеккән кешенең тора-бара тавышы да үзгәрә, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Ул күбрәк өске сулыш юллары ялкынсынганда (ларингит) күзәтелә.  Ларингит вакытында тавыш карлыга. Шушы авырудан соң кешенең тавышы да үзгәреп калырга мөмкин. Шуңа күрә бу чирне дәвалауга бармак аша карарга ярамый.

– Нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Моның өчен иң беренче чиратта  авыз куышлыгындагы хроник инфекция чыганакларын (кариес, хроник тонзиллит) юкка чыгарырга кирәк. Кеше туңганда, организмның вирусларга каршы торучанлыгы кими. Тешендә кариес булган, хроник тонзиллиттан интеккән кешеләр исә вирусларга аеруча еш бирешә. Гадәттә, алар иң нәзберек урынга – тамакка бәрә.

Динә Гыйлаҗиева

Белеп тор!

Ингаляция ясау тыела!
Тамак авыртуның беренче билгеләре сизелүгә үк, күпләр ингаляция ясау белән мавыга. Бәрәңге парын сулаучылар да очрый. Әмма тамак шешкәндә пар ингаляцияләре ясарга ярамый, дип кисәтә белгечләр. Җылылык аркасында шешү көчәя һәм кешенең тыны бетәргә мөмкин. Шулай ук тән температурасы 37,5 градустан югары булганда да ингаляцияләр ясарга ярамый, ул да ялкынсынуны арттыра.

Үзем сынадым

Чөгендер булышты

Тамак авыртканда чөгендер төнәтмәсенең файдасын күрдем әле. Кыргычта уылган бер стакан кызыл чөгендергә бер аш кашыгы аш серкәсе салып төнәтәсең дә соңыннан шуны сыгып, тамакны чайкатасың. Бер-ике кашык йотып куйсаң да зыян юк. Ике көндә тамакны рәтләдем.

Әлфия Сабирова. Казан

 

 


Фикер өстәү