Киеренкелек аркасында баш авыртудан арыну ЫСУЛЛАРЫ

Җир йөзендә яшәүче һәр өч кешенең берсе баш авыртудан интегә, ди белгечләр. Безнең өчен гадәти күренешкә әверелеп барган әлеге халәтнең берничә төрен аера алар. Киеренкелек аркасында баш авырту шулар арасында иң киң таралганы санала. Табиб-невролог Эльвира Демушкинадан баш авыртуның әлеге төре турында тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык.

– Киеренкелек аркасында баш авырту – замана чире, дисәм дә, арттыру булмас. Бүген ул, нигездә, 25–40 яшьлекләр арасында очрый. Бу очракта арка һәм баш мускулларының озак вакыт киеренке халәттә булуы аркасында авырта ул.

– Авырту көчле түгел, бер көйгә туктаусыз борчып тора. Киеренкелектән баш авыртканда кеше башына авыр башлык яки кыршау киеп куйган кебек хис итә. Баш ике яктан да бер үк дәрәҗәдә авырта.

– Киеренкелектән баш авыртуга, нигездә, эш урынында, бигрәк тә эш өстәле янында дөрес утырмау да сәбәпче була. Кирәксә-кирәкмәсә, көне буе телефонга багынып утыруыбыз да эзсез калмый. Телефонга текәлеп утырганда баш 35 градустан да ныграк иелсә, муенга 25 килограммлы йөк күтәргән кадәр көч килә. Көянтә белән туп-тулы ике чиләк су асып тору белән бер бу. Муенга көч килгәч, баш та авырта, билгеле. Даими рәвештә стресс кичерү, күңел төшенкелегенә бирелү дә киеренкелектән баш авыртуга сәбәпче була ала.

– Гәүдә төзелеше симметрияле булмаган кешеләр дә еш кына әлеге төр баш авыртудан интегә. Әйтик, кемнеңдер бер аягы яки кулы икенчесенә караганда озынрак булырга мөмкин. Андый очракта организмда кан дөрес йөрми башлый. Нәтиҗәдә баш мие дә аңа тиешенчә туена алмый. Бу исә, үз чиратында, баш авыртуга китерә. Уңайсыз аяк киеме киеп йөргән, яссытабанлылыктан интеккән кешеләр дә киеренкелектән баш авырту дигән күренеш белән яхшы таныш.

– Киеренкелектән башы авырткан кешене мондый «өянәк»ләр, гомумән алганда, айга 20 көн чамасы борчый. Әмма вакытында чарасын күрмәсәң, мондый төр баш авырту хроникка әверелергә дә мөмкин.

–  Мондый төр баш авырту вакытында базилик, канәфер, лаванда, лимон, мелисса, бөтнек исләре дә хәлне җиңеләйтәчәк. Гади генә күнегү дә хәлегезне җиңеләйтәчәк. Имән һәм урта бармаклар белән, әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, чигәләрегезне, маңгаегызны, җилкә мускулларын уыгыз. Шуннан соң кан йөреше яхшыра, мускуллар йомшара. Әлеге массажны 10–15 тапкыр ясарга кирәк. Баш миендәге кан әйләнешен яхшырту өчен ясалган күнегүнең дә файдасы тими калмас (рәсемдә).

Киеренкелектән баш авыртуны кисәтү өчен киңәшләр:

– Һәрчак хәрәкәттә булыгыз. Көн дәвамында физик күнегүләр ясарга, саф һавада йөрергә ярты сәгать булса да вакыт табарга тырышыгыз. Бу очракта сезгә баш авыртуның бер төре дә куркыныч булмаячак.

– Ашаган ризыкка да игътибар итү сорала. Баш авыртудан интеккән кешегә майлы ит, кызыл шәраб, каһвә, чәй, энергетик эчемлекләр белән мавыгырга ярамый. Составында глютен, сөт шикәре (лактоза), җиңел углеводлар булган ризыклардан да баш тарту хәерле.

– Көненә ким дигәндә сигез сәгать йоклау, эш белән ялны чиратлаштыра белү дә киеренкелектән коткара, организмны җитди авырулардан, шул исәптән баш авыртудан да саклый. Көне буе компьютер каршында утырып эшләгән яки гел бер төрле эш башкарган кешегә дә сәгать саен унбиш минут ял итеп алырга кирәк.

– Баш авыртуы үз сәламәтлегенә битарафларны яратмый. Шуңа күрә авыртуга түзәргә ярамый. Баш авырту даими рәвештә борчый башлауга, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Киеренкелектән котылу өчен, елга бер тапкыр булса да, баш, муен тирәсенә массаж ясату хәерле.

Үзем сынадым

Кәбестә яфрагы коткарды

Соңгы елларда гел баш авыртудан тилмерәм. Нинди генә ысул кулланып карамадым. Бу арада кәбестә яфрагының файдасын күрә башладым әле. Аны кайнар су белән йомшартып алам да, бераз ваклап, башның авырткан урынына куеп торам. Ярты сәгать дигәндә баш авыртуы юкка чыга.

Рауза Маннанова. Теләче


Фикер өстәү