Табиб тромбның барлыкка килү билгеләре турында сөйләгән

Хирург Чупин белдергәнчә, аяк ою һәм аякның тән тиресе агарып калу тромб барлыкка килүне күрсәтә
Медицина фәннәре докторы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Вишневский исемендәге тикшеренү үзәге белгече Андрей Чупин әйтүенчә, тромбның беренче билгеләре күренүгә үк табибка күренергә кирәк.

“Тромб үзен берничек тә сиздермичә кала алмый: мондый очракта аяк авырта, ойый, туңа, аякның тән тиресе агарып кала. Бу билгеләрне сизеп алуга ук, йөри алмас хәлгә килеп җитүне көтмичә, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Хәтта берни булмагандай тоелса да, табибка күренү хәерлерәк”, – дип аңлаткан Чупин “РИА Новости” хәбәрчесенә.
Аның басым ясап әйтүенчә, тромбозны ачыклау – бик катлаулы эш. Аякның оюы башка чирләргә дә бәйле булырга мөмкин.
Тромбоз ачыкланган очракта, табиб йә дарулар белән дәвалануны яки операция билгеләргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, диетолог Елена Соломатина әйтүенчә, какаоның файдалы үзенчәлекләре тромблар булдырмауга ярдәм итә, йөрәккә уңай йогынты ясый.


Фикер өстәү