Евгения Медведева: «Камилә, сиңа карата мөнәсәбәтемне беләсең…»

Олимпия призеры, Россия фигуралы шуу остасы Евгения Медведева “Инстаграм”дагы сәхифәсендә Камилә Вәлиевага мөрәҗәгать иткән.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр Пекин Олимпиадасында команда ярышларында, янәсе, Россия 15 яшьлек Камиләнең допинг-тестында триметадизин препараты табылу сәбәпле, җиңгән һәм призлы урыннар яулаган фигуралы шуу осталарын бүләкләү тантанасының кичектерелүе мәгълүм булган иде.

“Камилә, сиңа карата мөнәсәбәтемне беләсең, монда инде сүзләр артык булыр. Барлык әйтергә теләгән сүзләремне үзеңә әйттем. Мин сине һәрвакыт хуплыйм! Әлеге постны массакүләм мәгълүмат чаралары багышлыйм. Сезнең акча эшләргә тырышуыгызны да, кеше игътибарын җәлеп итәргә теләвегезне дә аңлыйм. Моның өчен хәтта ялган мәгълүмат таратырга әзер булуыгыз да сер түгел. Бәлки, бу юлы сез түземлерәк булырсыз? Әйдәгез, рәсми мәгълүмат көтик. Ничек кенә булса да, мин ахыры яхшы тәмамланасына ышанам!”, – дип язган Медведева.

 


Фикер өстәү