Барыбер җиңүче! Камилә Вәлиевага шәхси ярышта медаль отарга ирек бирмәделәр

Нинди генә рекордлар яңартылмасын, быелгы Олимпия Уеннарының тарихка нәрсә белән кереп каласы хәзердән үк билгеле. Пекиндагы ярышлар 15 яшьлек спортчының күз яшьләре, аны бертуктаусыз кыйнаган спорт түрәләренең кыланмышы белән истә калачак. Спортта моңарчы күрелмәгән шау-шуның ни булып бетәсен без әле белмибез. Татар кызы Камилә исә оттырса да бирешмәде.

Әлеге язма бөтенләй башка сүзләр белән башланырга тиеш иде. Инде ничә көн Камилә Вәлиеваның Пекинда күргәннәре турындагы хәбәрләр белән яшәдек. Спорт сөючеләр дә, ярыш һәм медаль белән кызыксынмаганнар да татар кызының боздагы язмышы өчен борчылды. Аңа багышлап шигырьләр яздык, урамнарга рәсемен элдек, кулдан телефон төшермәдек. Пәнҗешәмбе кичендә олысы да, кечесе дә янә Пекин тарафына борылды. Шәхси ярышның беренче өлешендә дөньяда иң оста фигуралы шуучы икәнен раслаган Камилә Вәлиевадан янә батырлык көттек. Әмма һәр нәрсәнең чиге була. 15 яшьлек кыз бала спортны сәясәткә әверелдергән абый һәм апаларының һөҗүменә, медальне бирәбез-бирмибез, аларны ярышка кертәбез-кертмибез, дип аптыратуларына каршы тора алмады. Егылды, кабат сикерде, еламаска тырышты – әмма соңгы чыгышы җиңүчеләр сафына керә алырлык нәтиҗә бирмәде. Кыйнадылар-кыйнадылар да ахыр чиктә барыбер бозга ектылар. Спортны сөйгәннең дә, сөймәгәннең дә күзеннән яшь чыкты.

Камилә исә, ниһаять, бу сынаудан котылды. Җиңүче булып. Бу вакыйгалардан соң бозга чыга алуы үзе үк җиңү түгелме? «Әгәр: «Олимпиаданың төп герое кем?» – дип сорасагыз, мин: «Камилә!» – дим. Мондый басымга ничек түзмәк кирәк? Тикшерүләр аркасында ярты төн буе баланы йоклатмыйча йөрттеләр. Олы ир-егетләр бала артыннан пычрак сүзләр әйтеп калдылар. Бу чыгышында ул үзе түгел иде, моны барысы да күреп торды. Ниләр генә кичерсә дә, көрәште, тырышты. Әмма аны сындырдылар. Инде баланы тынычлыкта калдырасызмы?! Коточкыч», – диде ике мәртәбә Олимпия призеры булып танылган Ирина Слуцкая ярыш тәмамлангач «Россия 1» каналы эфирында.

Баланы харап иттеләр! Ярыш нәтиҗәләре билгеле булгач, иң еш әйтелгән сүзләр бу. Аны дөньяда иң оста фигуралы шуучы дип атадылар. Хәтта тарихта иң яхшысы дип әйттеләр. Тагын булырмы андый спортчы? Беләсезме, хәзер инде бер дә мөһим түгел. 15 яшьлек кыз үзе ничек кичерер бу вакыйгаларны? Әнә шул мөһим. Тик сәяси мәйданда урын һәм финанс базарында акча бүлешкән абзыйларга монысы кызык түгел. Бу юлы алар спортның иң нәфис төрләреннән берсе булган фигуралы шууга китереп сукты. Корбан итеп бер гаебе булмаган баланы сайладылар.

Иң мөһим сорау: Камиләнең күргәннәре башкалар өчен сабак булырмы? Аңлашыла инде, мондый астыртын көрәш алга таба да дәвам итәчәк. Ул көрәштә спорт түрәләре түгел, кызганыч, бөтен тормышын җиңүгә багышлаган егетләр һәм кызлар харап була. Әлегә әйткәләш бара, ә җавап бирүче юк. Җавапны исә безнең яктагылардан да көтәбез. Анна белән Александра медаль откач, бер-берегезне уздыра-уздыра ничек мактанасыз, мондый хурлыклы хәлләр кабат килеп чыкмасын, Камиләләр еламасын өчен дә шулай тырышсагыз иде. Алайса, киләсе Олимпиадаларга кем барыр?

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Барыбер җиңүче! Камилә Вәлиевага шәхси ярышта медаль отарга ирек бирмәделәр” язмасына фикерләр

  1. БИК дорес сузлэр,Аллам саклансын калган нарны,Камилэ бирешмэ,нвк бул

Фикер өстәү