Табиб Диләрә Шаһиева: Коронавирус – тромб, ә тромб исә инсульт китереп чыгара

Һәр 1,5 минут саен Россиядә инсульттан бер кеше үлә. Белгечләр, киләчәктә бу ешлык тагын да кыскарырга мөмкин, дип чаң суга. Ник дигәндә, соңгы елларда инсульт яшьләр арасында ешрак күзәтелә башлаган. Иң куркыныч заман афәтләренең берсе саналган инсульт турында без нәрсә белеп торырга тиеш? Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева шул сорауларга ачыклык кертте.

– Дилә Рәхимовна, соңга елларда инсульт ни cәбәпле яшәрә?

– Инсульт, дөрестән дә, елдан-ел яшәрә. Моңа нигездә вакытында ачыкланмаган артериаль гипертония сәбәпче. Күпләр үзенең югары кан басымы белән йөрүен белмичә дә яши. Табибка күренергә килгәч, тонометрдагы югары күрсәткечне күреп шаккаталар. Югары кан басымыннан интегү нәселдән дә килергә мөмкин. Чамадан тыш калорияле, трансмайлар кушып әзерләнгән ризык ашау, фаст-фуд белән мавыгу да инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, мондый туклану рәвешенә өстенлек биргән кешенең кан тамырларына бик зур зыян килә. Соңгы елларда кешеләр азрак хәрәкәтләнә башлады. Бу шулай ук инсультның елдан-ел яшәрүенә китерде. Стресслар да эзсез узмый.

– Инсульт куркынычы аеруча кемнәргә яный?

– Ишемия, гипертония кебек йөрәк-кан тамыры авырулары булган, симезлектән интеккән кешеләр – риск төркемендә. Атеросклероз диагнозы куелган кешеләргә дә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу төркемгә, нигездә, тәмәке тартучылар керә.

– Инсультның нинди төрләре бар?

– Ишемия төрендәге инсульт кан тамырларын кан белән тәэмин итүнең бозылуы аркасында килеп чыга. Аның билгеләре акрынлап беленә башлый. Кешенең күзе начар күрә башлый, кул-аяклары ойый, башы әйләнә, башы авырта. Ишемик инсульт йоклаганда яки иртүк «бәрә». Бу очракта гәүдәнең билгеле бер өлеше зарарлана. Гемморагик инсультка исә баш мие тукымасына кан саву сәбәпче була. Аның билгеләре кисәк кенә сиздерә башлый. Кешенең бик каты башы авырта, күңеле болгана, коса, буыла башлый, комага китәргә мөмкин. Моннан тыш инсультның катнаш һәм микроинсульт дигән төрләре дә була. Соңгылары жиңелчә генә үтеп китә.

– Коронавирус белән авырган кешеләргә дә инсульт куркынычы яный, диләр…

– Коронавирус инсульт китереп чыгара ала. Ник дигәндә, бу очракта канның оешу сәләте бозыла. Шул рәвешле алар тромблар пәйда булуга сәбәпче була. Тромб исә инсульт китереп чыгара. Болар бар да үзара бәйләнгән.

Инсульт вакытында нинди билгеләр күзәтелә?

– Инсульт вакытында күзәтелгән төп билгеләрне һәркем белеп торырга тиеш. Иң элек инсульт вакытында кул-аяклар көчсезләнә. Моны тикшереп карау өчен кешедән ике бармагыгызны кысуын сорагыз. Башта бер кулын, аннары икенчесен тикшерегез. Ике кулны да бер төрле итеп кысмаса, шикләнергә җирлек бар. Авырудан ике кулын өскә күтәрүен сорарга да онытмагыз. Параличланган кул шундук килеп төшәчәк. Аякларны да шул рәвешле тикшереп карарга кирәк. Аякларын өскә күтәртеп, 90 градуска бөкләп, шул халәттә берничә минут торуын сорагыз. Аякларын тотып тора алмаса, бу шулай ук инсульт билгесе булачак. Инсульт булган кешенең йөзе бер якка кыйшаерга да мөмкин. Ул бик нык башы әйләнүдән дә зарланачак.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче инсульт билгеләре күзәтелгән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  1. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче авыруны иң элек тынычландырырга кирәк. Дулкынланганда аның авыруы тагын да көчәя, кан басымы күтәрелә.
  2. Авыруны яткырыгыз, башын мендәр белән бераз гына күтәрегез. Аңында булмаса, башын янга борыгыз. Бу, ул аңына килеп, коса калса, тончыкмасын өчен эшләнә.
  3. Кысып торган киемнәрен чишеп җибәрегез. Тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтеп алыгыз. Авыру һавага кытлык кичерергә тиеш түгел!
  4. Кан басымы югары булган кешегә кан басымын төшерә торган дару бирсәгез була. Әмма табиблар килгәнче башка төрле дару эчерергә киңәш итмәс идем. Бу авыруның хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин.
  5. Инсульт билгеләре булган кешене алты сәгать эчендә хастаханәгә илтеп җиткерергә кирәк. Бу очракта һәр секунд санаулы!

Фикер өстәү