Йөткертми һәм ис-тәм сизү дә бетми: коронавирусның яңа билгеләрен атаганнар

Табиб мутацияләнгән вирус билгеләрен атап үткән.

Белгечләр фаразына караганда, көзен COVID-19 инфекциясенең яңа дулкынын көтәргә туры киләчәк.
Табиб-терапевт Алексей Жито Медикфорум хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, коронавирусның билгеләре үзгәрә. Аның сүзләренә караганда, чир йоктыручылар хәзер, узган дулкыннардагы сырхаулардан аермалы буларак, ис-тәм сизүне җуймый диярлек. Көчле ютәл һәм томау төшү дә булмаска мөмкин. Хәзер коронавирус инфекциясе тән температурасы кисәк күтәрелүдән һәм бил турысы, тулаем тән авыртудан башлана.

Моннан тыш баш, күзләр авырта. Сырхау шушы билгеләр белән генә дә табибка күренергә мөмкин. Чирнең икенче-өченче көнендә тамак бик каты авырта башлый. Көчле авырту хәтта ашарга да ирек бирмәскә мөмкин. Өченче яки дүртенче көннән күкрәк читлегендә авырту билгеләре сизелә. Әмма ул элекке коронавирустагыга караганда тизрәк бетә. Шулай ук бераз гына коры ютәлнең дә булуы бар, дип аңлатып үткән Жито.

COVID-19 инфекциясенең сирәк очрый торган билгеләре хәзер болайрак икән: эч китү, эч, тән тиресе авырту, тән тиресе тимгелләнеп чыгу, ис сизүне югалту.

Яңа дулкын. Битлекне кесәдә йөртәсе


Фикер өстәү