Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны яки ОРВИны җиңелчә кичерүчеләргә белешмәлек бастырып чыгарган

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны яки ОРВИны җиңелчә кичерүчеләргә белешмәлек әзерләгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Документта төрле яшьтәге кешеләр, шулай ук балалар өчен киңәшләр урын алган.

Документта күрсәтелгәнчә, аерым алганда, кимендә ярты ел элек прививка ясатучылар яки ревакцинация узучылар, яисә чирне кичерүчеләр коронавирус җиңел генә, билгеләрсез генә узганда, дәвалануга мохтаҗ булмасалар да,“больничный” алырга һәм өйдә үзизоляциядә калырга тиеш. Аларның тәүлеккә бер тапкыр тән температурасын үлчәп торуы сорала.

Гомумән алганда, чир билгеләрен сизеп алуга, салкын тигәндә ничек дәвалансак, шулай дәваланырга, вируска каршы препаратлар эчәргә, тән температурасы 38 градустан югарырак булганда – парацетамол кебек температура төшерә торган дарулар эчәргә, әмма антибиотикларны мөстәкыйль кулланмаска киңәш ителә. Хәл начараеп, тән температурасы дарулар эчеп тә ике көн рәттән төшмәсә, 122 номерын җыеп, белгеч белән киңәшләшергә яки “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга.

Прививка ясатмаган яки коронавирус кичермәгән кешеләр, авыруның беренче билгеләрен сизгән яки ПЦР-тесты чир йоктыруны күрсәткән очракта, 122 хезмәтенә шалтыратып, өйдә калырга тиеш. Хәле начараеп китсә, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга.

Чир йоктырган балаларны мәктәпкә яки бакчага җибәрергә ярамый. Ата-аналар табиб чакыртырга, үз белдеге белән генә баланы дәваламаска тиеш.


Фикер өстәү