Бер атнадан коронавирус белән авыручылар санының бик нык артуы көтелә

Бер атна-атна ярымнан соң коронавирустан чирләүчеләр санының иң югары ноктага җитүе көтелә. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдергән.

“Әлбәттә, фаразлар дөреслеккә туры килеп җитмәскә дә мөмкин. Шуңа да карамастан, Европада чирләүчеләрнең ничек артуын күреп-белеп торган бер мәлдә, инде бер атна-атна ярымнан соң бик зур күрсәткечләргә чыгачакбыз, дип уйлыйбыз”, – дигән Жаворонков.

“Шуннан соң платога, ягъни чирләүчеләр саны зур булса да, аларның артмавы чорына керәчәкбез. Соңыннан инде инфекция йоктыручыларның кимүенә исәп тотабыз”, – дип өстәгән ул.
Шул ук вакытта, Жаворонков әйтүенчә, сәламәтлек саклау системасы фаразларга таянып эш итми, чөнки алар чынбарлыкка ашмаска да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 367 очрагы ачыкланган. Пандемия башланганан бирле яңа рекорд бу.


Фикер өстәү