Болганмасын күңел. Белгечләр моны җитди чир билгесе булырга мөмкин дип кисәтә

Күңел болгану – барыбызга да таныш халәт. Яшерен-батырын түгел: көндәлек тормышыбызда аңа әллә ни игътибар да бирмибез. Еш кына ул, үзе барлыкка килеп, үзе бетә торган күренеш кебек кенә кабул ителә. Белгечләр исә күңел болгану җитди чир билгесе дә булырга мөмкин дип кисәтә. Аннан ничек сакланырга? Күңел болганганда хәлне ничек җиңеләйтергә?

Табиб-гастроэнтеролог Гөлчәчәк Сафина шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Күңел ни сәбәпле болгана?

– Күңел болгану – корсак тирәсендә уңайсызлык тудырган, бик нык төкерек бүленеп чыгудан гыйбарәт булган халәт ул. Ул җитди чир барлыгы турында хәбәр бирергә дә мөмкин. Әйтик, ашказаны җәрәхәте, сидек куыгы, ашказаны асты бизе ялкынсыну кебек ашказаны эчәк-тракты авырулары вакытында гадәттә косасы килә. Антибиотик, яман шеш авыруыннан эчә торган дарулар да еш кына күңелне болгата. Мигреньнән интеккән, баш миендә кан әйләнеше бозылган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга  таныш халәт бу. Күңел болгану гипертония, инфаркт, вируслы авырулар билгесе дә булырга мөмкин. Күп кешенең артыгын ашап ташласа да, машинада барганда да күңеле болгана. Шуңа күрә күңел болганудан котылу өчен иң элек аның ни сәбәпле пәйда булуын ачыкларга кирәк.

Хроник күңел болгану нидән гыйбарәт?

– Кешенең ярты ел дәвамында косасы килеп йөрсә, аны хроник күңел болгану, диләр. Ул ашказаны-эчәк системасы белән баш мие эшчәнлеге арасында «элемтә» бозылу аркасында килеп чыга. Иң кызыгы: андый чакта кешене башка бернинди билгеләр дә борчымый, фәкать косасы гына килә.

Нинди очракта чаң сугарга кирәк?

– Кайчак күңел болганып кына калмыйча, кеше косарга, эче авыртырга, эче йомшарырга, температурасы, кан басымы күтәрелергә, баш авырту да борчырга мөмкин. Әлеге билгеләр озак вакыт дәвамында борчыса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта иң элек терапевтка күренеп, гастроэнтеролог, кардиолог, невролог кебек белгечләргә дә барасы булачак.

Ашаганнан соң күңел болганса, ни эшләргә?

– Мондый халәт еш кына ашказаны эшчәнлеге бозылганда күзәтелә. Андый чакта ашказаны тиешенчә кыскармый башлый, нәтиҗәдә ашказанындагы ризык вакытында эшкәртелми, кеше ашаганнан соң авырая, күңеле болгана башлый. Ашаганнан соң күңел болганмасын өчен дөрес тукланырга кирәк. Көне буена бер-ике тапкыр гына ашасаң яки, киресенчә, артыгын ашап ташласаң, артык майлы, калорияле яки сыйфатсыз ризык ашасаң, косасы киләчәк, билгеле.

Еш кына машинада барганда да күңел болгана бит әле

– Ул вестибуляр аппарат (тәннең хәрәкәтләнүе өчен җавап бирә. – Д.Г.) белән күз арасындагы «бәрелеш» аркасында килеп чыга. Машинада барганда вестибуляр аппарат хәрәкәт иткәнне сизә, ә күз аны сизми. Нәтиҗәдә кешенең күңеле болгана башлый. Машинада барганда косасы килмәсен өчен юлга чыкканда җиңелчә генә ашарга, салонны җилләтеп алырга, үзең белән чиста су алырга кирәк. Суга имбир, бөтнек өстәргә дә була. Ул күңел болгануны басачак. Машинада барганда косасы килмәсен дисәң, юлда гаджетка текәлеп яки китап укып барырга да ярамый.

Күңел болганудан котылу өчен

– Андый чакта имбир булыша. Аны чәйгә кушарга яки иртән торгач чәйнәргә мөмкин. Иң мөһиме – имбиргә аллергиягез булмасын. Әлеге ысул йөкле хатын-кызлар, хроник күңел болганудан интеккән кешеләргә аеруча файдалы.

– Бөтнек яфрагы да косасы килүдән булыша. Моның өчен аның яфрагын чәйнәргә яки чәйгә салып эчәргә мөмкин.

– Лимон салынган салкын су да кул астында йөрсен. Лимонның үзен генә ашасаң да, файдасы озак көттермәс. Лимонны иснәү дә күңел болганудан коткара.

– Хуш исле эфир майлары иснәүне дә гадәткә кертегез. Шул ук бөтнек, лимон, әфлисун, лаванда майлары да файдалы. Күңел болганганда борынга берәр тамчы шундый май тамызырга кирәк.

– Тирән итеп сулыш алу да файдалы.

 


Фикер өстәү