33кә кадәр суыта да яз җитә: кибетләрдә көрәк белән резин итек алучылар арткан

Суыта! Синоптиклар шулай дип кисәтә. Бу атна ахырында республикада термометр баганасы –33 градуска кадәр төшәчәк. Аның каравы, буран тынды. Татарстанда февральдә айлык норманың 95 проценты кадәр кар яуган инде. Быелгы кышка сатучылар гына сөенә. Гыйнварда көрәк 57 процентка күбрәк сатылган әнә. Ә чиратта – резин итек…

Быелгы кыш йә бураннары, йә суыклары белән сынавын дәвам иттерә. Урамнарны, йорт тирәләрен баскан кар көртләреннән бераз арындык дип җиңел сулап куярга да өлгермәдек, Татарстанга суыклар килде. Синоптиклар сүзенә ышансаң, атна азагында республиканың кайбер районнарында төнлә –33 градуска кадәр суытачак. Кар-буран көтелми.

Хәер, быелгы карның яуган кадәре дә бик җиткән. Казан мэры Илсур Метшин соңгы өч атнада дулаган буранны табигать бәла-казасы дип атады. Гыйнварда башкалада айлык норманың 170 проценты кадәр кар яуса, февральдә әлеге сан 95не тәшкил иткән инде. Әле бит айның яртысын гына вакладык. Урамнарны кардан чистартып та бетерә алмыйлар. Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, карны җыештырырга көн саен 1 меңләп техника һәм 750 эшче чыга. Кар эретү станцияләренә һәм аны вакытлыча саклау урыннарына көн саен 30 мең тонна кар ташыйлар. Тик бу эшнең дә җае бар. «Карны элеккеге кебек юл тирәсендәге чокыр-чакырларга бушатырга ярамый. Алай итү  табигатьне саклау законнарын бозу булып санала», – дип, мәсьәләгә ачыклык керткән Илсур Метшин. Ул быелгы кар көртләренә каршы көрәштә гади халыктан ярдәм дә сораган.

– Бу – табигать бәла-казасы. Йорт янганда күршеләр: «Янгын сүндерүчеләр эшләсен, бу – аларның эше», – дип читтән генә күзәтеп тормый бит. Бөтен дөнья белән булышалар, – дигән ул.

Казанның «Матур» бистәсендә яшәүче Мансур Гарипов ярдәм килгәнне көтеп тормаган. Ул үзенә кар эретү җайланмасы сатып алган.

– Безнең урам бик тар. Карны чыгарырга урын калмады. Шуңа күрә 40 мең сумга кар эретү җайланмасы сатып алдым. Ул электр ярдәмендә эшли, утны күп «ашамый». Ишегалдындагы карны өч-дүрт сәгатьтә эретеп бетерә. Саный китсәң, урамнан кар чыгарырга дип бер тапкыр «КАМАЗ» чакырткан өчен дә 10–12 мең сум түләргә кирәк. Киләсе елга да кыш шундый карлы булса, эреткеч үзен үзе аклаячак, – ди Мансур Гарипов.

Кибетләрдә көрәк сатып алучылар да бермә-бер арткан. Маркетплейсларның берсе хәбәр итүенчә, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, быел көрәккә заказ бирүчеләр 57 процентка күбрәк. Алдан аяк киенүчеләр дә җитәрлек: кибетләрдә резин итекләргә сорау арткан, ди. Карлы кыштан соң килгән яздан ни көтәсе билгеле.

 


Фикер өстәү