Сусау. Һава торышы игенчеләрне сынавын дәвам итә

Һава торышы игенчеләрне сынавын дәвам итә. Майда кырау сугып, шактый культураларга зыян килгән иде. Инде җәйнең беренче ае да явым-төшем белән дә, җылы белән дә сөендерми. Синоптиклар да, аграрийлар да аптырашта. Игенчеләр алдан фаразларга яратмаса да, кайбер районнарда узган елгы уңышның яртысына гына өметләнәләр. Кайсы районнарда вазгыять аеруча катлаулы?

Корылык

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, 20 июньгә кадәр Казанда нибары 8,5 мм явым-төшем явып узган. Ә июньдә аның нормасы 68 мм булырга тиеш. Республикада корылык хөкем сөрүен синоптик та инкарь итмәде.

– Татарстанда, чыннан да, корылык күзәтәбез. Бу хәл инде апрельдән үк бара. Безнең метеостанция мәгълүматлары буенча, апрельдә 40 мм урынына явым-төшем нибары 3 мм гына булды. Майда норма буенча 39 мм буласы иде, тик бу айда да 26 мм гына явып узды, – диде ул.

Татарстанның Гидрометеоүзәге нәтиҗәләре дә куандырмый. Үзәк җитәкчесе Феликс Гоголь белдергәнчә, туфрак апрельдән бирле суга тилмерә. Бу айда явым-төшем норманың 5–55 процентын гына тәшкил иткән. Майда республиканың көнчыгыш районнарында 25 мм (норманың 5–55 проценты) булса, көнчыгышында хәлләр бераз уңайрак иде. Әлеге зонадагы районнарда явым-төшем уртача 30–55 миллиметрны тәшкил иткән. Бу – норманың 80–130 проценты.

– Июньнең икенче яртысында вазгыять тагын да катлауланды. Кайбер районнарда явым-төшем норманың 15 процентын гына тәшкил итте. Ә Мөслим, Әлмәт, Бөгелмә районнарында бөтенләй бер тамчы яңгыр төшмәде. Калган районнарда да норманың нибары 5 проценты гына явып узды. Бик зур дефицит, – диде Феликс Гоголь.

Азык җиткерү

Мөслим районында май кыраулары 3000 гектар рапс басуларына зыян салган иде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев әйтүенчә, алар тишелеп чыгып, үсеп утыра.

– Май суыклары люцерна басуларына да тиде. Корымасалар да, саргаеп, үсеш тукталып торды. Шуңа күрә беренче чабуда уңыш азрак булды. Узган елларда гектарыннан 180–200 центнер алган булсак, быел бер гектардан 36 центнер печән чыкты. Әле ярый узган елгы запасларыбыз бар. «Август – Мөслим» агрохолдингы бу яктан сынатмады, моннан тыш 1000 гектарда кукуруз бар. Яңгыр яуган очракта, шуңа ышанып торабыз. Люцернаны икенче кат чабуга да өмет зурдан түгел. Гомумән алганда, быел районда 3–4 тапкырга кимрәк терлек азыгы әзерләнә. Ләкин үзебезнең малларны ашатырга җитәчәк, – диде Ренат Вәлиев.

Җитәкче әйтүенчә, быел урып-җыю кампаниясе дә иртәрәк башланырга мөмкин.

– Вазгыятьне начар дип бәяләсәк, дөресрәк булыр, – диде ул. – Чөнки ике айда бездә 15 мм яңгыр яуды. Белгечләр корылыкның һавада да, туфракта да булуын расладылар. Басулар ярылып, үсемлекләр саргаеп утыра. Урып-җыюга да быел иртәрәк керешәчәкбез. 5–10 июльләрдә үк көзге культураларга тотынырбыз дип торабыз.

Ренат Вәлиев фаразлавынча, бөртеклеләрдән гектарыннан 15–20 центнер уңыш чыгарга мөмкин. Чагыштыру өчен, узган ел алар 39 центнер ашлык җыеп алуга ирешкән иде.

– Уҗымнарга яңгыр бераз эләкте әле, ә менә язгы культураларның уңышы начар булыр кебек. Без инде үз чиратыбызда мөмкин кадәр корылыкка каршы көрәш алып барабыз. Игеннәрне тукландырабыз, бөҗәкләргә каршы чаралар кулланабыз. Ләкин корылык булу сәбәпле, ашлама да тиешле нәтиҗәне бирә алмый, – диде ул.

Аксубай районының Яңа Ибрай авылы фермеры Ильяс Сөләйманов без шалтыраткан вакытта көзге бодайны сенажга салып йөри иде.

– Быел нишләргә дә белгән юк, аптыраган. 2010 ел кебек үк булмаса да, хәлләр начар әле, – диде ул, көрсенеп. – Күрше авыллар бераз яңгыр күрсә дә, бездә ул булмады. Май кырауларыннан исән-имин чыккан идек. Ул вакытта суык бераз гына люцернага тиде. Төп игътибарны терлек азыгы әзерләүгә бирергә кирәк. Бер дә булмаганда, ашлыкны сатып та алырга мөмкин. Башка елларны ашлыгы да, үләне дә җитеп бара иде. Узган елдан калган запас көзгә кадәр җитәрлек кенә.

Фермерның 200 баш терлеге бар. Җирләре исә 350 гектар гына.

– 200 баш малга 2 тонна азык кирәк. Быел бөтен өмет кукурузда, ләкин яңгыр яумаса, анысы да булмас. Болай дәвам итсә, 40–50 баш терлекне кыскартмый хәл юк. Бөтенесен бетереп, кредитларымны ябып кына куяр идем дә, сыерларны алучы юк. Малларым да кызганыч. Барысы да токымлы, яхшы сөт бирә торган. Минем генә түгел, башкаларның да кәефләре шулайрак. Халык та көзгә малларын бетерү турында уйлый башлады. Терлеген бер бетергән кеше башка алмый инде ул, – диде Ильяс Сөләйманов.

«Гадәттән тыш хәл» кирәк

Татарстанның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә, кайбер районнарда гадәттән тыш хәл игълан итү дә комачауламас иде.

– Мәсәлән, яз һәм җәй көннәрендә Ютазы һәм башка районнарда явым-төшем бик аз булды. Анда корылык һавада гына түгел, туфракта да сизелә. Азнакай, Әлмәт, Баулы районнарында да шул ук хәл күзәтелә. Бу районнарда гадәттән тыш хәл игълан итү бик нигезле булыр иде, – ди ул. – Чөнки санап үтелгән районнарда терлек азыгы әзерләү буенча проблемалар бар. Иген уңышы да кимрәк булачак. Бүген терлек азыгы узган елга караганда шактый кимрәк. Ә азык белән шәхси хуҗалыкларны да тәэмин итәргә кирәк бит. Шул ук вакытта республиканың төньяк өлешендә терлек азыгы әзерләү буенча яхшы күрсәткечләргә ия булган районнар да бар. Дөрес, бу район һәм хуҗалыкларда яңгыр күбрәк яуды, әмма алар килеп туган шартларга ярашырга тырышалар, тиешле технологияләр кулланалар.

Таһир Һадиев корылыкка каршы тора алырдай чаралар кулланырга кирәклегенә басым ясады.

Бүген республиканың барлык территориясенә дә яңгыр кирәк. Һава торышы белән килеп чыккан вазгыятьне ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала. Корылыкка каршы тору өчен белгечләр һәм галимнәр агротехник чаралар комплексын эшләргә тиеш. Татарстанда корылык еш «кунак»: ике-өч елга бер тапкыр булып тора. Аны танырга һәм каршы тора алырлык чаралар эзләргә туры килә, – ди ул.

 

 

Татарстанның кайсы районнарында корылык аеруча зур?

Районнар Быелның 1 маеннан 20 июненә кадәр булган явым-төшем, мм
Чирмешән 5
Сарман 8
Тукай 9
Кукмара 13
Тәтеш 13
Түбән Кама 13
Лениногорск 15
Мөслим 15
Ютазы 17
Азнакай 17
Зәй 17
Алабуга 18
Әтнә 20
Әгерҗе 21
Минзәлә 21

*Мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды

 

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү