Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов татарстанлыларны Корбан гаете белән котлады

Сезне чын күңелдән мөселманнар бәйрәме – Корбан гаете белән котлыйм! Бүген ул күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора, җәмгыятебездә бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Ул йөрәкләрдә шәфкатьлелек һәм гаделлекнең иң якты һәм игелекле хисләрен уята, якыннарыбызга игътибар һәм кайгырту арттыру, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кирәклеген искә төшерә.

Бу бәйрәм көнендә чын күңелемнән Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Бу изге бәйрәмдә һәр дога ишетелсен, ә сезнең иманыгыз һәрвакыт дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен һәм гамәлләрегезгә зирәклек бирсен!

Хөрмәт белән,
Рифнур Сөләйманов
«Татэнергосбыт» АҖ директоры,
VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты


Фикер өстәү