Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Кеше хезмәте – дөнья асылы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Омтылышлары һәм һөнәри осталыгы күпмилләтле Ватаныбызның икътисадый һәм сәнәгый-технологик нигезен ныгытуга юнәлгән Хезмәт иясе эшчәнлеген ямьле майның беренче көнендә билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Яз җитү белән без табигатьнең уянуына, язгы җылы көннәр килүенә шатланабыз, уй-ниятләребез һәм максатларыбызның тормышка ашуына, киләчәкнең якты һәм тыныч булачагына ышанабыз.

Якташларыбызның берничә буынының иҗади хезмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы икътисадый, фәнни һәм мәдәни куәткә, нык демократия традицияләренә, заманча норматив хокукый нигезгә ия булган көчле төбәккә әйләнде. Бүген без иң уңышлы үсә торган Россия Федерациясе субъектлары арасында булу белән хаклы рәвештә горурланабыз. Уңай социаль-икътисадый үзгәрешләр, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык безгә төп бурычны хәл итәргә – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Бүгенге чорның авырлыкларына карамастан, республика үз үсешен дәвам итсен, ә илебез үз дәрәҗәсен ныгытсын өчен һәрвакыт алга омтылабыз. Көчебезгә ышанып, татарстанлыларга хас булган яшәү һәм эшләү теләгенә таянып, без бөтен сынауларны да уңышлы үтәрбез. Моңа минем шигем юк.

Татар халкында «Кеше хезмәте – дөнья асылы» дигән мәкаль бар. Туган илебезнең киләчәге хакына намуслы хезмәт – уртак өметләрнең, мул тормышның һәм тынычлыкның нигезе. Бәйрәм көнендә авыл хезмәтчәннәренә кояшлы матур көннәр һәм күтәренке рух телим – язгы кыр эшләренең кызган чагы бит. Республиканың икътисадый куәтенә нигез салган ветераннарга, үз урынында җаваплы һәм киеренке эшләүче барлык хезмәт ияләренә дә олы рәхмәт сүзләре. Ышанам ки, Ватанга мәхәббәт, югары граждан җаваплылыгы, битараф булмау, социаль аңлылык һәм нәтиҗәле эшләү безнең киләчәк уңышларыбызның нигезе булачак.

Кадерле дуслар! Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нык сәламәтлек телим. Кунакчыл җиребездә – тынычлык, ә йортларыгызда бәхет, иминлек һәм муллык булсын. Бәйрәм белән!


Фикер өстәү