«Татар азаны» бәйгесе җиңүчесе ачыкланган

27 июньдә Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар мәкаме белән азан әйтү буенча республикакүләм «Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Җиңүче исемен Питрәчтән 11 яшьлек Габделлатыйпов Кәрим яулады. Аңа велосипед тапшырылды. Бәйгенең гран-при иясе Казаннан 13 яшьлек Рөстәм Хөсәенов булды. Аңа төп бүләк – айфон һәм татар азаны кубогы бирелде. Калган барлык финалистлар «Татар азаны» медале, диплом, Коръән китабы, татлы һәм истәлекле бүләкләр алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

30 бала бәйгенең финалына чыгып, бүген бүләкләр алды. Тагын 8 катнашучы финалда, җюри каршында азан әйтеп, суперфиналда катнашты.

Әлеге конкурс 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге малайлар арасында үткәрелде. Аны «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Ханский дом» төзелеш компаниясе һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә оештырды. Консультант – Татарстан мөфтияте.

Быел бәйгедә катнашу өчен иң элек «Татар азаны мәктәбе»ндә теркәлергә һәм остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алу таләп ителде. Остаз белән индивидуаль онлайн шөгыльләнү дә каралган иде. Шуннан соң гына малайлар азаннарын бәйгегә тәкъдим итә алды.

Татар азаны мәктәбендә 70кә якын бала теркәлеп, шуларның 60ы бәйгедә катнашу хокукын алды. Иң кечкенә катнашучыга – 2 яшь. Онлайн мәктәп ярдәмендә балалар професиональ рәвештә сулыш белән эшләргә, мәкам барлыкка китерергә һәм азан сүзләрен гарәп теле фонетикасына туры китереп әйтергә өйрәнде. Балалар белән Россиянең халык артисты, профессор Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, хәзрәтләр эшләде.

Азан милли көй калыпларына нигезләнгән мәкам белән әйтелергә тиеш иде. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып торды. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү