Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы суперфиналистлары белән очрашты

Президент Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы суперфиналистлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов финалистларны ирешкән уңышлары белән котлады. Бу бик җитди сайлап алу булды, һәрвакыт конкурста җитди көндәшлек булды, дип ассызыклады ул. «Мондый конкурс – безнең илдә талантлы җитәкчеләрне ачыклау һәм үстерү буенча кызыклы һәм кирәкле мәйданчык. Татарстанда без «Россия лидерлары» конкурсына һәрвакыт аерым игътибар бирәбез, безнең финалистлар белән тыгыз эшлибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда республика өчен мөһим булган төп һәм мөһим тармакларда (2шәр кеше «Бизнес һәм сәнәгать», «Дәүләт идарәсе», «Мәгълүмати технологияләр» трекларында җиңү яулаган) Татарстан вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән «Дәүләт идарәсе» трекы җиңүчесе Алексей Морозов катнашты.

Конкурста катнашучылар Рөстәм Миңнехановка конкурста катнашуга аларны нәрсә этәргәне, шулай ук суперфиналда катнашудан нәрсә көтүләре турында сөйләделәр.

Күп еллар дәвамында Казанның «Ак барс» командасы капитаны булган Алексей Морозов (хәзер Континенталь хоккей лигасы президенты) Рөстәм Миңнехановтан остаз булуын сорады. Алексей Морозов спортны популярлаштыру буенча проект эшләргә планлаштыра. Ул билгеләп үткәнчә, нык спорт традицияләре һәм күп санлы спорт ареналары һәм стадионнары белән дан тоткан Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра.

Алдагы елларда «Россия лидерлары» конкурсында Татарстаннан финалга чыккан 17 кешенең 12се терле вазыйфаларга билгеләнгән. Әйтик, 1 нче сезон җиңүчесе Александра Лебедева күптән түгел Камчатка крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп билгеләнгән. 2018 елда ул Рөстәм Миңнехановның остазлык программасын үтте.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучыларның проектларын хуплаячак һәм илнең алдынгы югары уку йортларында аларның һөнәри үсешендә ярдәм күрсәтәчәк. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов конкурсантларга суперфиналда уңышлар теләде һәм киләчәктә дә остазлык программасы кысаларында үз шәкертләре белән очрашырга вәгъдә итте.

Исегезгә төшерәбез, «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының суперфиналы 2022 елның 24-27 мартында Мәскәүдә узачак. Анда бөтен Россиядән 300гә якын кеше катнашачак, 100 җиңүче билгеләнәчәк.

Белешмә өчен:

«Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән үткәрелә.

«Россия лидерлары»  – «Россия-мөмкинлекләр» Президент платформасының иле» флагман проекты.


Фикер өстәү