Икмәк пешерүчеләргә субсидия биреләчәк

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү өчен җитештерү чыгымнарын каплауга субсидия бирәчәк.

Бу хакта авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта икмәк бәяләре үсү күзәтелә. «Узган елда без 1 килограмм икмәккә 2 сум түләсәк, быел 2,5 сум бирәчәкбез», – диде Лут.

Хәзер бу җәһәттән карар әзерләнелә. Субсидия төбәкләргә март ахырында килеп җитәчәк.


Фикер өстәү