Рафаэль Вәлиев: «Рөстәм Миңнеханов минем остазым иде»

Һичшиксез катнашырга һәм үзеңне сынарга. «Россия лидерлары» конкурсы турында Рафаэль Вәлиев шулай ди. Белми әйтмәс: үзе дә былтыр җиңүче булды бит ул. Рафаэль Вәлиев хәзерге вакытта «Береке-Банк»та (Казахстан) технологияләрне үстерү буенча өлкән идарәче директор вазыйфасын башкара. Бәйгенең әһәмияте турында аннан сораштык.

«Россия лидерлары» бәйгесендә тәүге тапкыр катнашып, җиңүгә ирешә ул. Дөрес, беренче коймак төерле булган кебек үк, яхшы нәтиҗәгә өметләнми. Әмма тырышлык үзенекен итә шул. Сүз уңаеннан, былтыр бәйгенең суперфиналында республикадан җиде кеше катнашкан, шуларның өчесе җиңде. Аңлашылганча, Рафаэль дә – шулар арасында.

–  Конкурс – үзеңне һөнәри сәләтләреңне, мөмкинлекләреңне тикшерү, сынау, яңа кызыклы шәхесләр белән танышу һәм үсеш өчен шәп мәйданчык, – ди әңгәмәдәшебез. – Бәйгенең суперфиналистлары белем алу өчен грант ота. Илнең теләсә кайсы югары уку йортында укырга мөмкин, димәк. Бу бит инде – шәп мөмкинлек! Һичшиксез катнашырга һәм үзеңне сынарга тәкъдим итәм. Конкурсны оештыру дәрәҗәсе бик югары. Биремнәр дә кызыклы, чынбарлыкка якын.

Рафаэль Вәлиев искәрткәнчә, әлеге бәйгегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та һәрчак хәерхаһлы. «Ул бик зур ярдәм күрсәтә. Конкурсның остазы да булып санала. Рөстәм Миңнеханов минем дә остазым иде. Ул безне, башка җиңүчеләр белән беррәттән, кадрлар резервын әзерләү программасына чакырды», – дип сөйләде Рафаэль Вәлиев.

Җиңүдән тыш, конкурс тагын нәрсә бирә соң?

– Искиткеч сыйфатларга ия кешеләр белән берләшәсең, үзеңә карата таләпчәнлекне арттырасың. Бу инде яңа үрләргә этәрә, – ди Рафаэль. – Конкурста катнашу нәтиҗәсендә мин идарәче сыйфатларын камилләштердем.

Бәйге турында

«Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы бишенче мәртәбә оештырыла.

Гаризалар тапшыру 14 майга кадәр дәвам итә. Конкурста катнашу бушлай. Тулырак мәгълүматны конкурсның сайтыннан белергә мөмкин (лидерыроссии.рф).

Конкурсны Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – мөмкинлекләр иле»  платформасы үткәрә.

Сәләтле, идарә итү осталыгы булган җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатын күздә тота.

Бишенче сезонда катнашу өчен хәзерге вакытта Россиянең барлык субъектларыннан һәм 70тән артык чит илдән 60 меңнән артык гариза кабул ителгән.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү