Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты.

Бәйгенең суперфиналында республикадан җиде кеше катнашкан, шуның өчесе җиңгән. Болар – «Альфа-Банк»ның IT буенча идарәче директоры Рафаэль Вәлиев, «Мәгариф культурасы» оешмасының шәхси мәктәпне гамәлгә куючы Тимербулат Самерханов, «Таттелеком» мәгълүматлар белән идарә итү үзәге башлыгы Михаил Фокин.

Бәйгедә җиңүчеләр Татарстанның идарәчеләре резервына керергә теләк белдерде. Рөстәм Миңнеханов аларның бу теләген хуплады. Бу егетләр ел дәвамында республиканың идарәчеләр резервы командасында белемнәрен чарлаячак. Моннан тыш Татарстанны социаль-икътисади яктан үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырачак.

Проектта катнашучылар очрашу барышында бәйге финалында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Президент алар белән остазлык программасы кысасында очрашырга теләк белдерде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов идарәчеләр резервының яңа составы белән очрашты һәм һәркайсын котлап, нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Президент каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты башлыгы Александр Белов әйтүенчә, кадрлар резервына керүгә 242 кеше теләк белдергән. Шуларның 26сы сайлап алынган. Моннан тыш «Россия лидерлары» бәйгесенең суперфиналына чыккан 7 кеше, шул исәптән 3 җиңүче резервка керә. Аларның барысы да, махсус белемнәр үзләштерүдән тыш, оешма һәм предприятиеләрдә дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетларда стажировка узачак.

Идарәчеләр резервына керүчеләр министрлыкларда, муниципалитетларда яки аларның карамагындагы оешмаларда җитәкче вакансиясе пәйда булганда, кандидат сыйфатында карала. Татарстан Президенты Указында кадрлар резервына керүчеләрнең (исемлектә алар – 192 кеше) идарәче вазыйфага өстенлекле рәвештә билгеләнергә тиешлеге турында әйтелгән.

Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, башка рәсми кешеләр катнашты.


Фикер өстәү