Татарстанның шиннар сәнәгатенә нигез салучы Николай Зеленов турында: «Җитәкче булырга өйрәнеп булмый, җитәкче булып туарга кирәктер»

Май ахырында Түбән Кама халкы Татарстан, Россия күләмендә танылган шәхес – республиканың шиннар сәнәгатенә нигез салучы, «Түбән Кама шин» җәмгыятенең беренче генераль директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Николай Александрович Зеленовны искә алды. Әгәр исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде…

Ул шундый кеше иде

Николай Зеленовны искә алу аның каберенә чәчәкләр салудан башланды. Аннан соң ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды, Халык иҗаты йортында тормыш һәм хезмәт юлына багышланган фотокүргәзмә ачылды, аның турында фильм күрсәтелде. Шушында ук Николай Александровичның шәхси әйберләрен дә күрергә мөмкин иде. Алар аны күпкырлы талант иясе буларак ача. Бу көнне Зеленов турында истәлекләр яңарды, аның адресына сагыну хисләре белән сугарылган җылы сүзләр әйтелде.

Кем ул Николай Зеленов? Аның биографиясе Түбән Кама шәһәре, химия комбинаты һәм шин заводы төзелешендә беренчеләр сафында торган, соңыннан хезмәт коллективын туплаган, озак еллар җитәкчелек иткән җитәкчеләрнеке белән аваздаш.

– Николай Александрович – легендар кеше! Ул – үзен завод һәм шәһәр төзелешенә, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен уңайлы яшәү шартлары тудыруга багышлаган кеше. Аның исеме завод, шәһәр, республика, илебез тарихына язылды. Шинчылар Николай Александровичны онытмый һәм онытмас, – ди «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры, КАМА TYRES шин комплексы җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова.

38 яшьлек «генерал»

Ул 1932 елның 28 маенда Горький өлкәсенең Лысково шәһәрендә туа. Мәскәү химия технологиясе институтында белем ала. Хезмәт юлын Воронеж шиннар җитештерү заводында мастер сыйфатында башлаган егет хезмәт баскычы буенча заводның баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1971 елның июнендә шиннар җитештерү өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган Николай Зеленовны Чулман елгасы буенда «баш калкыта» башлаган Түбән Кама шәһәренә юллыйлар. Берничә көн элек кенә 38 яше тулган яшь белгеч шушы шәһәрдә төзелергә тиешле шиннар җитештерү заводына директор итеп билгеләнә. Гадәттә, мондый гаять зур җаваплы вазыйфага күп еллар хезмәт итеп, ут-су кичкән, ил җитәкчелеге алдында абруй казанган кешене куялар. Шуңа күрә беренче казыгы гына кагылган предприятие дилбегәсен азау теше чыгып кына килүче белгечкә тоттыруга шикләнеп караучылар булмый калмый. Янәсе, сынмасмы, өметне аклармы…

Түбән Камага 1971 елның 5 декабрендә килдем. Икенче көнне үк төзелә торган заводка юл алдым. Җитәкче урынында юк, көтеп торырга туры килде. Биш минут үттеме икән, чәчен ул чактагы мода буенча кистергән яшь кенә бер ир-ат килеп керде һәм: «Сез мине көтәсезме?» – дип сорады. Бик ышанычлы тавыш белән: «Сезне түгел», – дим. «Юк, сез мине көтәсез», – диде дә кабинетына таба юнәлде. Аның артыннан секретарь кереп китте һәм кире чыгып: «Керегез», – диде. Кабинетта әле генә минем белән сөйләшкән ир-атны күргәч, кыен булып китте. Чөнки директорны чал чәчле, олы яшьтәге ир-ат дип уйлый идем, – дип искә ала заводның үзәк лабораториясенә эшкә урнашкан көнен Надежда Бурнаева.

Йөк шиннары заводы сафка басканчы ук, 1973 елда беренче автокамера «пешерелә». Түбән Кама шиннары КамАЗ, УАЗ, ВАЗ, ИжАвто, шулай ук илнең башка автомобиль заводларына озатыла. 1980 нче еллар ахырына Түбән Кама шин заводы илдә шиннар җитештерелә торган иң алдынгы предприятиеләрнең берсенә әйләнә. Түбән Кама шиннарын кулланучылар исемлеге елдан-ел арта. Һәм монда, әлбәттә, Николай Александровичның өлеше бәяләп бетергесез.

Зеленов мәктәбе

Николай Зеленов күпләр өчен җитәкче генә түгел, ә остаз, укытучы була. Укучылары, аның юлын дәвам итеп, алга таба үзләре дә югары вазыйфаларга билгеләнә, алар җитәкләгән коллектив югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә.

«Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятенең элекке генераль директоры Радик Ильясов истәлегеннән:

– Мин – «Зеленов мәктәбе»н узган кеше. Ул миңа генераль директор дилбегәсен тапшырды, мин аны 14 ел үз кулымда тоттым. Николай Александрович белән еш очраштык, чөнки остазымның төпле фикере, киңәшенә мохтаҗ идем. Узган гасырның 90 нчы елларындагы икътисади кризис вакытында төшенкелеккә бирелмәскә өндәде. «Без җиңеп чыгарбыз. Бу – су болганчыкланганда хасил була торган күбек. Вакыт үтәр, су тынар һәм чистарыр», – дигәне бүгенгедәй исемдә. Әйе, аңа киләчәкне күзаллау сыйфаты хас иде.

Гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле. «Ярдәм сорап килүчегә «юк» дияргә ашыкма, башта үзеңне аның урынына куеп кара», – дип әйтә иде. Мин аның тавыш күтәреп сөйләшкәнен, кычкырганын хәтерләмим. Шул ук вакытта кырыс та булды. Бер-беребезгә ышаныч белдергән команда булып эшләргә өйрәтте. Аның ышанычын акларга тырышып эшләдек.

Шинчы булу тәкъдиренә язылган

Массакүләм шиннар заводының элекке директоры Мөнәвәр Әюпов әнә шулай ди. Моңа дәлиле: Николай Зеленов Советлар Союзында беренче шин заводы сафка баскан елны дөньяга килә. Күрәсең, шинчы булу язмыш дәфтәренә язылган.

– Николай Зеленов тарихка заводның беренче казыгын каккан, куллануга тапшырган, кыска гына вакыт эчендә ил күләмендә таныткан бердәнбер директор буларак кереп калыр. Һәркайда һәм һәркайчан сүзе үтте. Шуның белән абруйлы булды. Аны төрле даирә җитәкчеләр ихтирам итте. Өч дистә елга якын шин заводының алыштыргысыз директоры булды.

Аның белән танышлыгыбыз 1976 елда башланды. 1983 елда мине массакүләм шиннар заводы директоры итеп билгеләделәр. Әлеге вазыйфада 27 ел эшләдем. Шушы вакыт эчендә предприятиедә өч зур үзгәртеп кору узды. Шуның беренчесе 1980 нче еллар уртасына туры килде. Анысы да Николай Александровичның тырышлыгы, үҗәтлеге белән. Чөнки СССР нефть эшкәртү һәм нефть сәнәгате министрын чит илнең технологик җиһазларын Түбән Кама шин заводына кайтартырга нәкъ менә ул күндерә. Югыйсә алар башка завод өчен планлаштырылган була.

Аның бер сыйфаты – бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырышу. Кәефе төшенке булганда да, сер бирмәде, читләргә сиздермәде. Ә бит заводта төрле ситуацияләр булды. Ул аларның һәрберсен йөрәге аша үткәргәндер…

Чын җитәкче булып туган

Николай Зеленов турындагы истәлекләр арасында үзе дә бакыйлыкка күчкән Рәшит Маликов хатирәләренә юлыктым. Ул аның персонал белән идарә итү буенча урынбасары булып эшләгән.

– Җитәкче булырга өйрәнеп булмый, җитәкче булып туарга кирәктер. Николай Александровичка асыл сыйфатлар якты дөньяга килгәндә үк мулдан бирелгәндер кебек. Ул хезмәткәрләрнең хәл-әхвәлләре белән кызыксынып торды. Һәр атнаның дүшәмбесендә шинчыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. Нинди генә гозер белән кермиләр иде аның янына! Шулай да күбесен торак мәсьәләсе борчый. Шуңа да ул шәһәрдә торак йортлар төзелешенә ярдәм итәргә тырышты. Гомумән, социаль объектлар төзүдә катнашасы килде. Тик теләк белән мөмкинлекнең тәңгәл килүе дә мөһим бит. Шулай да ул юлларын таба белде.

Николай Зеленов 2019 елның 6 февралендә арабыздан мәңгелеккә китте. Аның буыннар чылбыры буенча күчә торган эшләре калды. Чордашлары, хезмәттәшләре, шинчылар хәтерендә якты истәлеге калды. Түбән Кама тарихында җуелмас исеме калды.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү