Путин бәяләрнең үсүдән туктавы турында: «Россиядә инфляция контрольгә алынды»

Май аеның икенче яртысында бәяләр үсүдән туктады. Хәзер инфляция күрсәткече – нуль дәрәҗәсендә.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. “Инфляцияне йөгәнләүгә ирешелде. 27 майга ул 17,4 процент тәшкил итә иде”, – диде ул. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, хакимияттәгеләр бу хәлнең уңай ягын да, тискәре ягын да күздә тотарга тиеш. “Килеп туган хәлләрне тәфсилле анализлап, үз вакытында тиешле каралар кабул итәргә кирәк. Без шулай эшлибез дә”, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.


Фикер өстәү