Бәяләр узышы туктармы?

 Планетада сәяси кайнарлык дәвам итә. Коронавирус пандемиясе, Үзәк банкларның ярышып акча басулары, салымнарның арттырылуы – барысы бер җепкә тезелеп, халыкларның матди хәлен начарайта. Түзәр хәл калмагач, йөрәкләрдә гыйсъянчылык ялкыны кайный башлый. Протест акцияләренә чыгучыларны канга батыруга карамастан, Колумбиядә фетнә тукталмый. Минскидан алып Парижга кадәр тыныч түгел. Азиянең бөтен почмакларында да социаль киеренкелек арта. Азык-төлек продуктларына да, чималга да, сәнәгать товарларына да бәяләр үсүдән туктамый.

Һиндстанда пандемия китереп чыгарган кыенлыклар чәйгә, аш тәмләткечләргә, каһвәгә бәяләрнең зур сикерешен вәгъдә итә. Биржаларда чәй бәясе инде бер ай эчендә 40 процентка күтәрелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус пандемиянең икенче елы күбрәк үлемнәр вәгъдә итә дип куркыта. Моңа бик ышанасы да килеп бетми. Безнең карашка, чир чигенә, куркыныч булудан туктый төсле бит инде.

Бәяләрнең үсешендә исә пандемия түгел, чама белми акча басу сәясәте күбрәк гаепле шикелле. Югыйсә моңарчы һәр кризис вакытында дефляция – бәяләрнең төшүе күзәтелә иде бит. Кызык ич инде: җитештерү кими, чималга бәяләр арта. Алай булырга тиеш түгел ул. Бәяләрнең вертикаль үсеше агач материалларыннан алып тимер рудасына кадәр күзәтелә. Бизнеска бик нык аяк чала бу күренеш. Үзкыйммәт үсә, җитештерү кыйммәтләнә, товарны урнаштыру кыенлаша. Глобаль инфляция боҗрасы шундый итеп бөтерелә: хәзер инде ул зур сәясәт акулаларының да кытыгына тия, теңкәсен корыта башлады. Бәяләр үсешенең төп локомативы булган Кытай аларны авызлыклау турында уйлана. Сер түгел: Күк асты илендә запаска бик күп чимал тупладылар. Нефть чаннары тулды, металл складларында урын калмады. Беренче тапкыр комсыз Кытай бизнесы кирәгеннән артык җыелган чималны сатуга чыгаруга кереште һәм апрель аеннан башлап бәяләрнең аз гына түбәнгә омтылышы күзәтелде.

Төп сәнәгать металлы булган бакырга сорау кимеде дип әйтәләр. Тимер рудасының бәяләре дә түшәмгә терәлгән инде. Аның котировкалары да соңгы сәүдә сессияләрендә берникадәр түбәнгә шуган. Биржада чимал бәяләренең тормозга басуы үзеннән-үзе барлыкка килми, билгеле. Җирле Кытай хакимиятләре дә, югары җитәкчелек тә кирәкле карарлар кабул итәләр, бәяләрне авызлыкларга чакыралар. Чин илендә кредит бирү киметелгән, акча массасының үсешенә чик куела башлаган. Әгәр шул сәясәт дәвам итсә, без яңадан классик кризис схемасына әйләнеп кайтуны күрәчәкбез. Чималга бәя куыклары тишеләчәк, әмма бу биржа түнтәрелешенә дә китерәчәк. Менә бу соңгысы финанс хакимиятләренә бер дә ошамый. Бөтен олигархик капитал акча басу нәтиҗәсендә туклана һәм корсагын кабарта бит. Шуңа күрә кискен тормозга басудан сакланырлар дип уйлыйк. Глобаль иктисад хәзер койрыгын алса, томшыгы ябыша торган саескан хәлендә. Бәяләр күтәрелсә дә начар, төшсә дә яман.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү