Татарстан Президенты остазлык программасы кысаларында «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашуда «Россия лидерлары» конкурсының Татарстаннан җиңүчеләре Рафаэль Вәлиев, Тимербулат Самерханов һәм Михаил Фокин катнашты. Өчесе дә идарәчеләр бәйгесенең остазлык программасы кысаларында Татарстан Президенты остазлыгында.

Конкурста җиңүчеләр Рөстәм Миңнехановка IT-өлкәдә мәгарифне үстерү, идарә потенциалын цифрлаштыру һәм камилләштерү өлкәсендәге проектлары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларның инициативаларын хуплады һәм аларны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Шулай ук Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, өч конкурсант та эшли торган өлкәләр – мәгариф һәм мәгълүмат технологияләре – стратегик әһәмияткә ия, чөнки алар киләчәк нигезләре.

Моннан тыш, очрашу барышында идарәчеләр бәйгесендә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы кысаларында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Рафаэль Вәлиев Береке-Банк (Казахстан Саклык банкы) технологияләрне үстерү буенча өлкән идарәче директор вазыйфасын башкара, Самерханов Тимербулат «Мәгариф культурасы» мәгариф оешмасы (элек – IT-лицей директоры) җитәкчесе булып эшли, ә Михаил Фокин —  «Таттелеком» ГАҖ мәгълүматлар белән идарә итү үзәге башлыгы.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов белән остазлык программасы кысаларында алдагы очрашулар 2022 елның 7 июнендә, шулай ук 2022 елның 21 сентябрендә Kazan digital Week-2022 форумы мәйданчыгында узган иде.


Фикер өстәү