Японнар өчен дөньяда тәүге татар теле дәреслеге пәйда булган

Япониядә яшәүче татар кызы Мидзуки Сакурама үзенең дус егете – татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма белән япон телендә сөйләшүчеләр өчен дөньяда беренче татар теле дәреслеген чыгарган.

Китап ярдәмендә татар теленең төп лексикасын һәм грамматикасын өйрәнергә мөмкин. Ул 20 дәрестән һәм 1200гә якын төп сүздән тора.
Мидзуки Сакурама әйтүенчә, 2017 елда, Япониядә үзенең туган телендә татар теленә өйрәнү өчен пособие табып булмауны аңламагач, дәреслек язарга карар иткән. Шул чагында үзенең укытучылары һәм дусларына бу китапны язачагын вәгъдә иткән.


Фикер өстәү