Торак-коммуналь хезмәт бәяләре кискен арту сәбәпле, Германиядән Россиягә кышларга күченүчеләр саны арткан

Калининград өлкәсенә, коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең югары булуы аркасында, Германия халкы кышларга күченә башлаган. Бу хакта төбәк губернаторы Антон Алиханов хәбәр иткән.

«Гаҗәп хәл, күршеләр килә. Безгә кышларга килгән аерым немецлар бар. Конкрет немец белән сөйләшү булды. Без: «Сез монда нәрсә эшлисез? — дип сорадык. Ә ул: » Ә без сезгә кышларга килдек», — диде. Бу хакта Алиханов «РИА Новости»га биргән интервьюсында әйткән.

Аның сүзләренчә, фатирларын арендага бирүчеләр акча эшли алачак.

«Калининградта фатир арендалау һәм дүрт ай өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү Дюссельдорфта бер айга түләү кебек үк», — дип ачыклык керткән ул.

Шул ук вакытта, 27 ноябрьдә, der Spiegel немец журналы язганча, Яңа ел немецлар өчен чираттагы электр бәяләре күтәрелүдән һәм тарифлар индексациясеннән башланачак. Мәсәлән, Кельнда исәп-хисап 130% ка күтәреләчәк.


Фикер өстәү