Оясыз кошлар: Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле 85 еллыгын билгеләп үтте

Борчылу 

Бернигә дә карамастан. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертыннан соң күңелдә туган беренче җөмлә әнә шул. 85 ел сәхнәсез булуга карамастан. Үтә тыйнак булуга карамастан. Яңа номер әзерләп өлгермәүгә карамастан. Яңа костюмнар тектерүгә акча булмауга карамастан… Саный китсәң, карамастаннар шактый күп икән шул ул. Безнең йөзек кашы булган коллектив шуларның барысын да җиңеп, үзенә һәм тамашачысына бәйрәм бүләк итә алды. Ә күңелдә юшкын калды.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәрвакыт юлда. Быел гына да алар 125 җирдә концерт куйган, ансамбльнең автобусы 30 мең чакрым юл үткән. Барлык юлларны, булган илләрне дә кертеп санасаң, Җир шарын әйләнеп чыгарга да күп калмаган икән.

Ә менә Казан тамашачысы аны бик тансыкка гына, гадәттә юбилей елларында зур сәхнәдә күрә. Быел 85 еллыкларын үзләренә тиң сәхнәдә – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында билгеләп үттеләр. Концертны үзенчәлекле итеп оештырганнар. Башланганда ук ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов залда ветераннар утырганлыгын искәртте һәм аларга «сез булмасагыз, без булмас идек» дигән сүзләр белән рәхмәтен җиткерде. Ветераннарны сәхнәдә дә күреп булды. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Айрат Хәйруллин, Марсель Вахитов белән бергәләп, «Арча»ны уйнады. Гармунчыларның бу номеры алкышларга, рәхмәт сүзләренә күмелде. Менә кайда ул энергетика! Менә кайда ул буыннар алмашына матур үрнәк! Хәер, буыннар алмашы димәктән, бәйрәмдә күп кенә чыгышларда ансамбль каршында эшләп килүче балалар вокал-хореография студиясе дә катнашты. Алар арасында иң матуры – «Гармун-гармун» композициясе булгандыр, мөгаен. Зур артистларның һәр хәрәкәтен балалар кабатлагач, күпләрнең күңелендә өмет уянгандыр. Һәрхәлдә, тиеш иде. Әмма бу кичәдә өмет белән беррәттән, башка хис тә уянды. Әллә ачу ул шунда, әллә оялу, белмәссең.

Кадерле кадерсезләр

Без аларны белмибез икән. «Бөркет турында баллада» башкарган Айдар Мөхәммәтгалиевне дә, «Казаннарда тайлар» белән уйландырган Фәрит Гафиятуллинны да, «Рәйхан»ны акапелла башкарып, аксакал Шамил Әхмәтҗановны рәхмәт әйтергә сәхнәгә күтәрелергә мәҗбүр иткән, залны аягүрә бастырган Фәнил Фәйзуллинны да белеп бетермибез. Нәфисә Назарова, Диләрә Палатова, Зоя Борисова, Илнар Каюмов, Илнур Нуриев та тамашачы игътибарына иркәләнгән җырчылар түгел. Аларны халыкка танытуның юлы бик гади юкса: аз гына радиодан ишетелсәләр, телевидениедән күренсәләр, ансамбльнең социаль челтәрләренә чыгышларын, һич булмаса өзекләрен элсәләр, белерләр иде үзләрен. Күкрәп торган тавыш, чын музыка, үзебезнең моң әллә тәэсир итми дип уйлыйлармы икән? Ай-һай, ялгышалар! Тавышы булмаганга акырып җырлаучылар туйдырды бит инде. Чыксын инде мәйданга чын тавышлар, чын сәнгать!

Ансамбльне болай да беләләр, дип уйлаучылар чын күңелдән ялгыша. Аны фольклор музыкасы ансамбле белән дә, Тәминдарова хоры белән дә рәхәтләндереп бутыйлар. Ә бит бу коллективта күпме шәхес тәрбияләнгән! Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Нәфисә Васыйлова, Ания Туишева исемнәрен атасак та, мөгаен, җитәдер. Алар – халык күңелендә мәңге онытылмаслык урын биләгән җырчылар. Таныганнар бит аларны, йөргәннәр бит аларга, нишләп ансамбльнең хәзерге башкаручыларын Татарстанның визит карточкасы итмәскә?

Кошка сайрар өчен ботак кирәк дигәндәй, ансамбльгә үз эшчәнлеген тулы куәтенә җәелдерергә сәхнә җитми. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов аларны юкка гына оясыз кошлар дип атамый:

– 1937 елдан оешкан ансамбльнең Татарстан өчен башкарган эше бәяләп бетергесез. Шуңа аларны, кадерлеләр, дип әйтәләр. Ә мин аларны, кадерле кадерсезләр, дим. 85 ел сәхнәсез яшәтеп кара әле син солистлары һәм хореография төркемен генә алсаң да, 100дән артык кешесе булган коллективны! Оясыз кошлар, чит ояга йомырка салып йөрүче күкеләр алар. Мин әллә оныттылармы икән аларны дип тә уйлыйм. Ник дигәндә, министрлык вәкиле сәхнәдән, игътибар, 75 еллык юбилей белән котлап китте. Ун ел элек язылган котлау булдымы ул, әллә бу ансамбльне башкасы белән бутадымы? Ярый инде Президент исеменнән берничә солистка атказанган исеме бирделәр. Хәер, ул исем хәзер кемнәрдә генә юк инде… Кадерсез бер нәрсәгә әйләнде. Ә аннары профсоюз бүләкләрен бирделәр. Күрәсең, ансамбльгә мөнәсәбәт шул дәрәҗәдә.

Бүләксез туган көн

Туган көнгә матур күлмәк тектерү гадәти булырга тиеш бит инде. Ә менә ансамбльнең 85 еллыгына бер генә дә яңа костюм тегелмәгән. Яңа хореографик әсәр дә куелмаган. Болар барысы да финансламау аркасында. Уйлап карасаң, безнең дөнья төрле-төрле параллельләрдән тора кебек. Менә супер зиннәтле «Татар кызы» бәйгесе үтә. Аннары 18 миллион сумлык бюджетлы «Татар җыры» көтелә. Оештыручылар булдырганнар, афәрин, ә менә ансамбль нишләптер булдыра алмаган. Чөнки алар коммерция юлына баса алмый, аларга ярдәм кирәк. Бу җәһәттән коллективның баш балетмейстеры Раилә Гарипова авыр заманда финанс ярдәме сорау да оят дигән фикердә:

– Без бүген фондтагы иң көчле композицияләрне күрсәттек. Болар – «Туй» дигән программадан өзекләр, себерчә бию, «Тезмә», «Яз килде», «Гармун-гармун» һәм башкалар. Күбесенә үзебез тәрбияләгән балаларны керттек. Алар – безнең өметебез, киләчәгебез. Безгә – 85 яшь, без бик күп йөрибез. Әйтик, менә бүген генә Мәскәүдән кайттык, кичен Казан тамашачысына концерт куябыз. Гомеребез гастрольләрдә уза. Шуңа да яңа биюләр чыгара алмадык, костюмнар тегәргә өлгермәдек. Хәзер инде финанслау белән тоткарланып торабыз. Яшерен-батырын түгел, вазгыять катлаулы, сорарга да оялабыз. Ә болай, 4–5 яңа биюебез бар.

Сәхнә турында сүз чыккач, баш балетмейстер ни дип җавап бирде:

– Һич югы опера театры сәхнәсен ешрак бирсәләр дә, бик риза булыр идек. Чыгышлар нинди соклангыч бит. Безнең ансамбльгә шушы сәхнә генә килешә, башкаларга сыеша алмыйбыз без. Моннан берничә ел элек Камал театрында «Туй» программасын күрсәттек. Ул сәхнәне дә яратабыз. Әлбәттә, ул кечерәк, ләкин…

Камал театры сәхнәсе дигәннән. Менә алар яңа йортка күченәчәк бит инде. Ә нигә әлеге бинаны безнең оясыз кошларыбызга бирмәскә? Бүген яшьләргә мәйдан һәм игътибар юк дип әйтергә тел әйләнми. Бәлки тәҗрибәләрдән туктап торып, нигезне кайгыртырга да вакыт җиткәндер? Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле – нигез алар.

Мәскәүчә Гөлҗамал

Концерт ахырында сәхнәгә «Беренче канал»ның «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова чыкты. Ул татар халык җыры «Гөлҗамал»ны башкарды, әлбәттә, хор көчәйтеп, ярдәм итеп торды. Җырчы чыгышыннан соң: «Талантыгыз һәм ярдәмчеллегегез өчен рәхмәт сезгә! Мин инде ничә ел татар альбомын әзерлим, сез – бу эштә тугры дусларым», – дип рәхмәтен җиткерде. Бик матур чыгыш булды. Ул хәтта башка чыгышлардан аерыла иде. Тавыш һәм яңгыраш җәһәтеннән әйтүем. Ансамбльнең һәр чыгышы шундый яхшы сыйфатлы аранжировкага лаек юкса.

Мин бу ансамбльне бик яратам. Җанлы музыка җанны дәвалый дип тикмәгә әйтмиләр бит, алар әнә шундый үзлеккә дә ия. Ләкин аларны карау биш елдан биш елга гына эләгә. Юбилей елларында. Дөрес, 16 декабрьдә «Әкият» курчак театры бинасында чыгыш ясыйсылары бар. Раилә Гарипова моны сөенеп әйтте. Мин көенеп кабул иттем. Зур мөнбәрләргә лаек коллектив ләбаса сез!

ФИКЕР

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Дәүләт ансамбленең язмышы белән даими кызыксынам, аларның бина мәсьәләсен комитет утырышында да күтәрдем, үзләре белән очрашуда да булдым. Белүемчә, әлеге бинаны ремонтларга дигән карар чыгарылган. Игътибар җәлеп ителде, ә бу – иң мөһиме, тора-бара башка мәсьәләләр дә хәл ителер дип уйлыйм. Ансамбльгә, мәсьәләне хәл итүнең тагын бер юлы буларак, башка биналар да карала. Минемчә, боз кузгалды.

Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры:

– Татарстан урамы, 1 йорттан Камал театры яңа бинага күченеп киткән очракта, әлеге бинада Татарстан дәүләт ансамблен күрәм. Безнең йөзек кашы дип сөйләп йөрибез икән инде, коллективны статусына лаеклы биналы итү дә кирәк. Икенче вариант – Татар дәүләт филармониясе. Алар бирегә күченсә, филармония бинасына ансамбль урнаша ала. Өченче вариант юк, булырга да мөмкин түгел.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү