Украина президенты Владимир Путинга сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим иткән

Украина Президенты Владимир Зеленский Владимир Путинга сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим иткән. “Тагын бер кат Россия Федерациясе Президентына мөрәҗәгать итәсем килә. Кешеләрнең һәлак булуын туктату өчен, әйдәгез, сөйләшүләр өстәле янына утырыйк,” – дигән ул. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында игълан итте. Ул Украинаны басып алуның Мәскәү планына кермәвен, бәлки илне националистлардан чистартырга гына ниятләнелүен белдерде. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, операциянең төп максаты – 8 ел дәвамында геноцидка дучар булып килгән Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләрне саклау.
Ул Украина хәрбиләрен җинаятьчел боерыкларны үтәмәскә, коралларын ташлап, өйләренә кайтып китәргә чакырды. Путин әйтүенчә, кан кою буенча бөтен җаваплылык Киев режимы намусында калачак.
Оборона министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, Украина территориясендә бары тик хәрби объектларга гына һөҗүм ителә, тыныч халыкка бернинди дә куркыныч янамый.


Фикер өстәү