13 яшьлек Самирә Рәхимова: «Калфак чигеп телефонлык акча эшләдем»

 Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 13 яшьлек  Самирә Рәхимова оста итеп калфак чигә. Әлеге эшкә ул 11 яшендә тотынган. Кечкенә кызны бөтен республикада беләләр хәзер. Ул ясаган калфакларны  күпләр кия.  Оста куллы кызның әнисе дә кул эшләренә хирыс икән.

– Минем әбием бик оста иде. Ул безне кечкенәдән кул эшләренә өйрәтте. Әбинең сандыгы әле дә өебездә кадерле истәлек булып тора, – ди Самирәнең әнисе Ильмира ханым. – Икенче кызым беренче сыйныфта укыганда бер бәйгедә катнашырга булды. Без аны әзерли башладык. Күлмәген дә тектек, тик калфак юк. Кая гына бармадык, табып булмады. Шуннан соң Самирә белән бергә утырдык та калфак чигәргә булдык. Бу эш кызыма ошап китте. Мин анда гел үсендереп торырга тырыштым, булдырасың, дию балама көч бирде. Ул ясаган калфаклар берсеннән-берсе матуррак килеп чыга хәзер.

Самирәнең үзе белән дә сөйләштек. Әлегә кул эшләренә ял көннәрендә һәм каникулда гына алына икән. Калфакка заказларны да җәй көне ала. Кечкенә кызның кул җылысы белән эшләнгән калфакларны Сарман районының мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә дә җибәргәннәр, Мамадышка килгән туристлар да сатып алып киткән.

– Киемнәрне чигеп бизәргә яратам. Әле менә футболкаларга, акча янчыгына милли бизәкләр ясый башладым. Калфакны бәрхеттән тегәм, аннары төрле сәйләннәр белән бизим. Алтын җепләр белән дә чигә беләм. Бизәкләрне алдан төшермим. Кулларым үзе белеп чигә, – ди ул. – Калфак, түбәтәйләрне интернеттан оста Луиза Фәсхетдинованың кул эшләреннән карап өйрәндем. Аның түбәтәйләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия бит. Әле миңа чын оста булыр өчен бик күп тырышырга кирәк.         Самирә районда узган бәйрәмнәрдә калфакларын сата икән. Узган ел Сабантуй бәйрәмендә кул эшләрен сатып, үзенә кесә телефоны алырлык акча эшләгән. Кызның һөнәрләре моның белән генә бетми. Ул бик оста итеп рәсем ясый, тортлар да пешерә икән.

– Кулың эш белү рәхәт икән ул. Кыз кеше оста булырга тиеш дип уйлыйм. Ничә төрле һөнәр белсәң дә күп түгел, – ди кечкенә кызчык. – Әниебез бар эшкә өйрәтеп үстерә. Мин исә, үзем акча эшли алгач, чигә белүем белән бик горурланам. Әлегә үскәч кем буласымны төгәл әйтә алмасам да, чигүне ташламаячагымны бик яхшы беләм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


13 яшьлек Самирә Рәхимова: «Калфак чигеп телефонлык акча эшләдем»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү