Табибларның хезмәт хаклары арткан

Татарстанның дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында эшләүче табибларның уртача хезмәт хакы 78 мең сум тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында шулай дип белдерделәр. Узган елда табибларның уртача эш хакын республикадагы уртача күрсәткечтән ике тапкырга арттыру бурычы куелган. Шулай итеп, 2021 елда аларның уртача хезмәт хакы 78,1 мең сумга җиткерелгән. Бу республикада уртача эш хакына карата 203 процентны тәшкил итә. Моннан тыш быел 1 гыйнвардан медикларның эш хакы тагын арткан. Табиблар һәм шәфкать туташларының оклады – 5 мең сумга, җыештыручыларныкы 4,6 мең сумга үскән.


Фикер өстәү