Муен остеохондрозын дәвалау ЫСУЛЫ

10 аш кашыгы тоз өстенә 20 аш кашыгы май агызабыз. Яхшылап болгатып, берничә көнгә куеп торабыз. Нәтиҗәдә ак төстәге масса барлыкка килергә тиеш. Аны һәр көнне муенга сылап, массаж ясыйбыз. Башта ике-өч минут кына, һәр көнне икешәр минут өстәп барып, егерме минутка кадәр арттырасыз. Массаж ясап бетергәч, муенны дымлы җылы сөлге белән сөртәбез. Ун процедурадан соң алга китеш сизелер. Дәвалану барышында матдәләр алмашы да яхшырачак.

Редакциядән: Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшегез.


Фикер өстәү