Простатит ни сәбәпле яшәрә?

Ир-атның үз теләге белән табибка барып күренүе – бик сирәк, хәтта могҗизага тиң күренеш. Сүз простатит кебек четерекле мәсьәлә турында барса, бигрәк тә. Көчле затлар андый чакта чирен мөмкин кадәр яшерергә, аны үзлегеннән генә җиңәргә тырыша. Елдан-ел «чәчәк ата» барган простатитка бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч?

Борчыган сорауларга җавапны тәҗрибәле табибуролог, андролог Азат Мифтахов белән эзләдек

Азат Зөфәрович, көчле затларны көчсезлек күрсәтергә этәргән простатит дигән чир нидән гыйбарәт?

– Простатит – башкача әйткәндә, мәни бизе ялкынсыну дигән сүз. Һәрбер ир-ат үз гомерендә бер тапкыр булса да, әлеге чир белән күзгә-күз очрашадыр, мөгаен.  Простатит үлемгә үк китермәсә дә, ир-ат тормышының сыйфатына шактый зур зыян салырга мөмкин. Ул, нигездә, кече оча органнарында кан әйләнеше бозылганда пәйда була. Простатит организмга бактериаль, вируслы яки гөмбәчек инфекциясе эләгү аркасында да барлыкка килә ала. Оча, җенес органнары имгәнү, сидек юлындагы тайпылышлар да – мәни бизе ялкынсынуга китергән сәбәпләр рәтендә.

Организмда нинди билгеләр күзәтелгәндә чаң сугарга кирәк?

– Простатит вакытында иң беренче чиратта кече оча турысында кискен һәм каты авырту сизелә. Ул 3–6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Моннан тыш кече йомышны йомышлаганда авырту, кызышу кебек билгеләр дә күзәтелә ала. Простатиттан интеккән көчле затлар арасында хәвефләнеп, төшенкелеккә бирелүчеләр дә очрый. Әмма бу чир үзен әллә ни сиздермичә, җиңелчә генә үтеп китәргә дә мөмкин. Андый чакта, гадәттә, ирләрнең җенси сәләте көчсезләнә, кече йомышны йомышлау ешая. Ир-атларның бер өлеше, боларны көндәлек тормышта күзәтелә торган гадәти күренешләргә санап, кул селти. Икенче берләре исә шыпырт кына үзлегеннән дәваланырга тотына. Нәтиҗәдә, простатит азып, дәвалауга авырдан бирешә башлый.

Соңгы елларда простатит ни сәбәпле яшәрә икән?

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген җир йөзендә яшәүче ир-атларның якынча 9 проценты простатиттан интегә. Бу чир, дөрестән дә, елдан-ел яшәрә. Хәзер безгә ярдәм сорап килүчеләр арасында хәтта студентларны да (!) очратырга мөмкин. Бер карасаң, бүген җенси юл белән күчә торган чирләр турында мәгълүмат буа буарлык. Әмма шуңа да карамастан күпләр җенси якынлык кылганда саклану чараларын куллануны кирәк тапмый. Простатит яшәрүенең иң беренче сәбәбе шуннан гыйбарәт. Моннан тыш яшьләрнең аз хәрәкәтләнүе, коры-сарыга алданып, дөрес тукланмавы да гаепле. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу кебек начар гадәтләр дә простатитны яшәртә.

Мәни бизендәге ялкынсынуны ничек дәвалыйсыз?

– Простатитны, нигездә, бактерия, вирусларга каршы препаратлар, иммунитетны көйләүче биологик актив матдәләр, витаминнар ярдәмендә дәвалыйбыз. Моннан тыш организмда шушы чирне китереп чыгарган начар гадәтләрдән арынырга, яшәү рәвеше белән туклануны да рәткә китерергә кирәк. Простатитның авыр формасы күзәтелгәндә, операция дә ясарга туры килергә мөмкин.

Простатитны вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Безгә, нигездә, 20–45 яшь аралыгындагы ир-атлар мөрәҗәгать итә. «Простатит» диагнозын ишетүгә, алар иң беренче чиратта: «Репродуктив системага зыян китермәсме икән?» – дип сорый. Ялкынсыну вакытында мәни сыйфаты (спермограмма) үзгәрә. Бу исә, үз чиратында, хатын-кызның йөккә узу ешлыгына да, йөклелек чорының ничек узуына да йогынты ясарга мөмкин. Мәни бизе тукымаларының даими рәвештә ялкынсынуы аркасында киләчәктә мәни бизенең төзелеше үзгәрү (простата склерозы), сидек юлында хилафлыклар, импотенция пәйда булу ихтимал.

Простатит яман шешкә дә әверелергә мөмкин, диләр

– Әйе, күпләр, дөрестән дә, простатит мәни бизе яман шешенә әверелергә мөмкин дип саный. Әмма болай дип кистереп әйтү дөрес түгел. Ник дигәндә, моның чынлап та шулай икәнлеге рәсми рәвештә исбатланмаган әле. Тикшеренүләрнең бер ишендә: «Простатит яман шешкә әверелергә мөмкин», – диелсә, икенче бер чыганакта исә мондый бәйлелек инкарь ителә. Мәни бизе яман шеше – сидек-җенес органнары системасында иң еш ачыклана торган яман чирләрнең берсе. Аның белән авыручылар саны елдан-ел арта. Өлкән яшьтәге ир-атлар арасында бу чирнең корбаннары аеруча күп. Мәни бизе яман шешенең ни сәбәпле килеп чыгуы әле дә булса җентекләп өйрәнелеп бетмәгән. Шулай да бу чирнең өлкән яшьтәгеләр, нәселендә бу чирдән интегүчеләр булган кешеләр өчен аеруча куркыныч булуы билгеле. Симезлек, физик һәм җенси активлык кимү, тәмәке тарту да мәни бизе яман шеше китереп чыгарырга мөмкин.

Замана автомобильләренең күбесендә җылыткычлы утыргычлар бар. Алар организмга, аерым алганда, ират сәламәтлегенә зыян салмыймы?

– Бу сорауны алман табибы Херберт Шперлинг та күтәргән. Замана автомобильләрендәге җылыткычлы утыргычлар ирләрнең нәселдәнлек сәләтенә тискәре йогынты ясый, ди ул. Ник дигәндә, ир-атның җенес органы өчен иң кулай температура 34–36°С санала. Озак вакыт дәвамында җылытылган утыргычта йөргәндә температура тагын 4–7 градуска күтәрелә. Бу исә спермотозоидларның хәрәкәтчәнлегенә тәэсир итә. Шуңа күрә автомобильдәге җылыткычлы урындыклар ир-атның җенси көчен киметмәсә дә, нәселдәнлегенә тискәре йогынты ясый. Көн дә шундый утыргычта йөрү аркасында бөтенләй нәселсез үк калырга мөмкин.

Простатитны кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди Азат Мифтахов:

* Үзегездә алда телгә алынган билгеләрнең берсен генә сизсәгез дә, кичекмәстән табибка күренегез. Белгечкә барып күренүнең бернинди ояты да юк!

* Авыруны үзлегегездән дәвалау, аны интернетта язылганнарга таянып кына җиңәргә тырышу – зур хата.

* Простатитны булдырмыйм дисәң, стресслардан сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, даими җенси тормыш белән яшәргә кирәк.

* Көндәлек рационыгыз селен (сарымсак, тавык түше, манный, карабодай боткасы, йомырка һ.б.) һәм цинкка (кабак төше, борчак, гөмбә, солы боткасы һ.б.) бай ризыклардан торсын.

* Эш белән ял вакытларын тигез итеп бүлә белү дә мөһим. Ял иткән организм теләсә нинди чиргә каршы тора ала!

Хәрәкәттә бәрәкәт

Хроник простатиттан интеккән ир-атлар йорт шартларында җиңелчә генә күнегүләр дә ясый ала. Алар кече оча органнарында кан әйләнешен җайга сала, мускуллар тонусын яхшырта.

* Аякларны алга чыгарып, урындыкта утырабыз. Куллар белән урындыкны тотып, үкчәләр белән идәнгә таянган килеш акрын гына очаны күтәрәбез. Бот аралары, арт сан мускуллары киеренке халәттә торырга тиеш (сулышны чыгарабыз). Элеккеге торышка кайтабыз (сулыш алабыз).

* Баскан килеш уң аяк белән уң якка авышып, уң аякка утырабыз (сулышны чыгарабыз). Элеккеге торышка кайтабыз (сулыш алабыз). Сул аяк белән дә шундый ук күнегү башкарабыз.

* Аркада яткан килеш һавада аяклар белән велосипед әйләндергән кебек хәрәкәтләр ясыйбыз. Сулыш алу ирекле.

* Аяклар – җилкә киңлегендә, куллар – билдә. Уң аякны башта – алга, аннары – янга, соңыннан артка таба чыгарып күтәрәбез. Шушы ук күнегүне сул аяк белән дә башкарабыз. Сулыш алу ирекле.

 

Үзем сынадым

Ирем простатиттан интеккәндә балавызның файдасын күрде. Аны су белән 1:3 исәбендә кушып, сүрән утта 1 сәгать кайнатырга кирәк. Шуны 8–9 сәгать төнәткәч, көненә өч тапкыр – 50 мл күләмендә эчәсе. Бу төнәтмәне ике көннән дә артык сакларга ярамый.

Исемем редакция өчен генә

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү