Табиб-уролог: Хроник простатит нәселсезлеккә үк китерергә мөмкин

Бүген Җир шарында яшәүче көчле затларның өчтән бере (35 процент) простатиттан интегә. Аның нигездә 20–40 яшьлек ир-атлар арасында очравы хакында чаң суга Бөтендөнья сәламәтлек саклау белгечләре. Ир-атларның еш кына сәламәтлегенә салкын каравы хәлне тагын да катлауландыра, ди алар. Елдан-ел киңрәк җәелә барган простатитка бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч?

Борчыган сорауларга җавапны тәҗрибәле табиб-уролог Маариф Рөстәмов белән эзләдек.

– Көчле затларны көчсезлек күрсәтергә этәргән простатит нидән гыйбарәт?

– Простатит – башкача әйткәндә, мәни бизенең ялкынсынуы дигән сүз. Аның кискен һәм хроник төрләре була. Простатит организмга инфекция эләгү аркасында барлыкка килә. Еш кына ул эчәклек таякчыгы кебек бактерияләр аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Простатит озак вакыт җенси мөнәсәбәткә кермәү, аз хәрәкәтләнү, туңу, даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллану аркасында да барлыкка килә ала. Эч катудан интегүче ир-атлар арасында да еш очрый ул.

– Организмда нинди билгеләр күзәтелгәндә чаң сугарга кирәк?

– Простатитның ике төре билгеләре буенча бер-берсеннән аерыла. Кискен простатит вакытында кешенең температурасы 39–40 градуска кадәр күтәрелә, ул тирли, хәлсезлек сизелә, эченең аскы өлеше авырта. Кече йомыш белән чыгу да авырлаша. Хроник простатит вакытында да эчнең аскы өлеше авырта. Моннан тыш бил, касык, җенес әгъзасы да авыртырга мөмкин. Хроник простатит вакытында кеше кече йомыш белән ешрак чыга, җенси тормышы да начарлана.

– Соңгы елларда простатит ни сәбәпле яшәрә?

– Дөрестән дә, соңгы елларда әлеге чир яшьләр арасында да еш очрый башлады. Бу, иң беренче чиратта, аларның дөрес тукланмавы, аз хәрәкәтләнүе, начар гадәтләре булу, күпләрнең тәртипсез җенси тормыш алып баруына бәйле.

– Яшерен-батырын түгел: ир-атлар табибка барырга атлыгып тормый. Простатитны вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Кискен простатит вакытында ачыкланмаса, аяныч тәмамланырга мөмкин. Андый чакта мәни бизе үлекләү, сидек юллары ялкынсыну куркынычы арта. Кеше бөтенләй кече йомышын үти алмый башларга мөмкин. Хроник простатит вакытында дәваланмаса, ир-атның җенси сәламәтлегенә зур зыян килә. Бу исә, үз чиратында, нәселсезлеккә үк китерергә мөмкин.

– Простатитны ничек дәвалыйлар?

– Простатит вакытында кешегә бактериягә, ялкынсынуга каршы, иммунитет системасын җайга салучы дарулар эчәргә туры килә. Моннан тыш аны дәвалаганда магнит терапиясе, бәрмә дулкын терапиясе кебек физиотерапия чаралары да кулланылырга мөмкин.

– Простатит яман шешкә әверелә аламы?

– Бу фәнни яктан дәлилләнмәгән. Мәни бизендәге яман шеш, нигездә, нәселдән килергә мөмкин. Иллене яшьтән узгач, аның барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта. Кешенең нинди расадан булуы да зур роль уйный. Рәсми саннардан күренгәнчә, кара тәнле кешеләр арасында мәни бизе яман шеше ешрак очрый.

– Замана автомобильләренең күбесендә җылыткычлы утыргычлар бар. Алар организмга, аерым алганда ир-ат сәламәтлегенә зыян салмыймы?

– Мондый утыргычлар,  иң беренче чиратта, ир-атның күкәйлекләренә тискәре йогынты ясый. Бу, үз чиратында, сперматозоидлар сыйфатын һәм санын киметә. Тестостерон гормоны да азрак бүленеп чыга башлый. Ә менә машинадагы җылыткыч утыргычлар аркасында простатит барлыкка килү турында фикер дөреслеккә туры килми. Дөрес, андый утыргыч хроник простатиттан интеккән ир-атның хәлен катлауландырырга мөмкин.

Истә тотарга кирәкле киңәшләр:

– даими җенси тормыш белән яшәргә;

– физик активлык, спорт белән шөгыльләнергә;

– дөрес тукланырга, йокы туйганчы йокларга;

– туңу, өшүләрдән сакланырга;

– хроник авыруларны вакытында дәваларга;

– җенси юл белән күчә торган инфекцияләрдән (хламидия, микоплазма, гонорея һ.б.) сакланырга, вакытында дәваланырга.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү