«Мин кеше түгелмени?!»: Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 29 450 кеше яши

Сиңа да, миңа да кагылырга мөмкин. Соңгы елларда тел очыннан төшмәгән коронавирус инфекциясе турында түгел сүз. ВИЧ-инфекция дигән чир дә юкка чыкмады бит әле. Рәсми статистикага ышансаң, Россиядә ВИЧ-инфекцияле 1188000 кеше яши. Шунысы да билгеле: ВИЧ-инфекция күптәннән бозык тормыш алып баручылар чире генә түгел инде.

«Мин кеше түгелмени?!»

Олег Рыжовка – 44 яшь. Казанда яши. Төзүче булып эшли. «ВИЧ-инфекцияле» дигән исемне берничә дистә елдан артык йөртә. Дәвалану уза.

Олегны махсус аралашу сайтларының берсеннән эзләп таптык. Үзе әйтүенчә, җитди мөнәсәбәтләр өчен хатын-кыз эзли. Мөнәсәбәтләр кору, гомумән, яңа кешеләр белән танышу андыйлар өчен аеруча авыр икән. Анысы турында соңрак.

– Дөресен әйтим, ВИЧ-инфекцияне кайда, ничек йоктырганымны инде хәтерләмим. Шунысын да яшермим: заманында бик күп эчтем дә, наркотиклар да кулландым, чоры шундый иде. Шулай булгач, көннәрдән беркөнне ВИЧ йоктыруыма аптырыйсы да түгел инде. Аптырамадым да. Моннан фаҗига ясамадым. Бала-чага түгел идем инде, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Туганнарымның барысы да нинди икәнемне белә. Эштәгеләр дә. Ә мин яшермим дә. Мин гади кеше түгелмени?!

Олегның өч баласы да бар. Әмма ул алар белән яшәми. Һәркайсы үз тормышын корган инде. Алар да әтиләренең авыруын белә. «Балалар сау-сәламәт. Миндә «нулевая нагрузка» (вирусны контрольдә тотып була, ул бик аз күләмдә үрчи, йогышлылыгы түбән. – Авт.). Тернәкләнү уздым, терапия алам. Тормышымны хәзер контрольдә тотам. Хәмер эчмим, әмма тартам. Тик бик сыйфатлы тәмәке генә! Дөрес тукланам», – ди әңгәмәдәшебез.

Олег әйтүенчә, ВИЧ-инфекция йоктыру ул әле тормышыңа нокта куярга кирәк дигән сүз түгел. Киресенчә, көрәшергә, тырышырга кирәк.

– Җәмгыятьнең безнең кебекләргә карашы үзгәрде, дип уйламыйм. Әмма минем кеше фикеренә исем китми. Үзем өчен яшим! Минем төс-кыяфәтем начармы, әллә мин бозык эшләр кылып йөримме, әллә ВИЧ-инфекцияле була торып, кемгәдер зыян саламмы? Юк бит! Мин – социаль яктан бик адекват кеше, – ди ул. – Шунысы да бар: танышу, аралашу өчен мәйданчыклар юк. Махсус чат, сайтлар бар, әйе, әмма анда бозыклык шулкадәр күп! Күңел бушату, җитди мөнәсәбәтләр кору, аралашу өчен кеше табу бик авыр. Махсус төркемнәр булдырсыннар иде. Яисә безнең кебекләрне берәр нинди чарага җыйсыннар. Әйтик, кышын шугалакка. Җәен күл буена, учак ягып, җырлашып утырырга. Социаль хезмәткәрләр дә бу эшкә ныклап алынсын иде. Хәзер кешеләр болай да үз-үзенә бикләнгән. Ә безгә нишләргә?

«Төшенкелектә идем»

Хореограф Илдар Алекбаевның тарихы башкачарак. Ул тәртипсез җенси тормыш алып барган, наркотиклар кулланган кеше түгел. Чир турында, гомумән, ишеткәне дә булмаган.

–  Үземдә әлеге чир булуын ишеткәч, кинолардагыча, күз алдымда томан, колакларым тонган иде. ВИЧ турында ничек белдемме? Көннәрдән беркөнне элек йөргән кызым шалтыратып: «Миндә ВИЧ таптылар. Син дә тикшерен әле», – диде. СПИД-үзәккә барып, анализлар бирдем. Мине бу урап узар дип ышандым. Әмма алай булмады, – дип сөйләде ул. –  Психологиядә мәгълүматны кабул итүнең биш стадиясе бар бит әле (инкарь итү, ачулану, сатулашу, төшенкелек, кабул итү), миндә барысы да булды. Бер хәл искә төште әле. 7 нче сыйныфта укып йөргән чагым. Иптәшләрем кинотеатрга дәшә. «Анда СПИД турында документаль фильм күрсәтәләр. Әйдә!» Ә мин: «Минсез генә барыгыз. Бу миңа кагылмый!» – дидем. Кызык та, кызганыч та…

Илдар ВИЧ-инфекция белән яңадан яшәргә өйрәнгән. Белгән мәгълүматны башкаларга да сөйли, танышуларга ачык, дуслары күп. «Нинди булуыңны әйтү бәйләнгән кулларны чишәргә булыша. Син үзеңә дә, башкаларга карата да гадел дигән сүз», – ди Илдар. 

УЙДЫРМАЧЫНБАРЛЫК
Миндә ВИЧ, димәк, мин тиздән үләм?Әгәр дәвалану узсагыз, юк. ВИЧ-инфекциянең иң соңгы стадиясе – СПИД.
Дәвалану берничә ай гына дәвам итә.ВИЧ-инфекцияле кешегә гомере буе дәваланырга кирәк.
ВИЧ-инфекция һәм СПИД – уйлап чыгарылган чирләр генә.Чир барлыгына ышанмаучылар һәрвакыт булган һәм булачак. Андыйларны ВИЧ-диссидентлар диләр.
ВИЧ-инфекцияле кешене эштән/уку урыныннан куалар.Һич юк. Дискриминация закон нигезендә тыелган.
ВИЧ черки тешләве аша да күчә.Юк, бу мөмкин түгел.
ВИЧ-инфекцияле кеше йөткерсә, төчкерсә, чир йога.Йөткерү, төчкерү ише күренешләрдән шикләнмәгез. Чир алай гына йокмый. ВИЧ-инфекцияле кеше белән бер душта юынырга, бассейнга керергә, мунчага барырга да ярый. Киемнәрне дә алмашып кияргә була. ВИЧ-инфекция йога торган берничә юл: җенси, кан аша, әнидән – балага.

Сан

* Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 29 450 кеше яши.

2023 елның 10 аенда – 724 яңа очрак теркәлгән.

* Республиканың 16 районында авыру күрсәткече республикакүләм уртача күрсәткечтән зуррак.

* ВИЧ-лы ир-атлар – 59,1%

ВИЧ-лы хатын-кызлар – 39,9%

Алинә Әхмәтшина, нейропсихолог, КФУның психология клиникасы мөдире:

– ВИЧ-инфекция йоктырган кеше белән сөйләшкәндә, шуны истә тотарга кирәк: ул кеше бездән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Ул да – шундый ук кеше. Аның чиренә аерым игътибар бирмәскә, ни сәбәпле авыруы турында сорамаска тырышыгыз. Чир турында белемнәрегез юк икән, ул кешегә тикшерелмәгән мәгълүмат сөйләмәгез. Аны тагын да куркытырга кирәкми. Аралашу барышында күбрәк физик халәтенә түгел, хисси халәткә игътибар итү зарур. Кешегә кайчагында күңелен ачарга мөмкинлек бирү кирәк.

ВИЧ-инфекцияле кешеләр билгесезлектән курка. Ни булыр? Диагноз раслангач, ничек яшәргә? Үлемнән курку да килеп кушыла. Болардан соң аңламаслар, кабул итмәсләр, кешеләр мыскыллар, рәнҗетер дип курку.

Андыйларга ярдәм итү юлы бик гади – кешенең психологик халәтенә игътибар бирү һәм кирәк вакытта терәк-таяныч булу.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү