Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ: Медицина ягыннан да сөннәт – кирәкле гамәл

Пәйгамбәребез (с.г.с): «Бала тугач үтәлергә тиешле сөннәт гамәлләр бар», – дигән. Беренчесе – балага мәгънәле исем кушу. Икенчесе – гакыйка корбанын чалу. Өченчесе – ир баланы сөннәткә утырту. Электән калган бу йоланы ничек дөрес итеп башкарырга? Баланы моңа ничек әзерләргә? Сөннәткә утырту нәрсәгә кирәк? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен, «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән Айморат хәзрәт ХАҖИЕВка мөрәҗәгать иттек.

– Сөннәткә утырту нәрсәгә кирәк? Динебездә бу хакта ни диелә?

– Бу гамәлнең исеменнән үк җисеме аңлашыла. Сөннәтләү – сөннәт сүзеннән. Бу – пәйгамбәребез (с.г.в) сөннәте (бу гамәлне кылмасаң, гөнаһ юк, әмма пәйгамбәр (с.г.в) яклавыннан мәхрүм каласың, кылсаң – савап), Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә җиткерү. Кайбер галимнәр сөннәткә утыртуны вәҗиб гамәл дип саный. Ягъни аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы.

Медицина ягыннан да сөннәт – кирәкле гамәл. Табиблар да аны үтәү хәерле, ди. Әле медицина моны күптән түгел генә таныды. Ә бит сөннәтле булуның хәерле булуын динебез күптән әйткән.

– Ир баланы ничә яшь сөннәткә утыртырга?

– Пәйгамбәребез (с.г.в), оныклары тугач, аларга атап корбан чалган һәм җиденче көнгә аларны сөннәткә утырткан. Сабый тугач та, бәләкәй чакта ук сөннәт ясатылса, хәерле. Балигъ булганчы сөннәткә утырту кирәк. Ләкин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Кем ислам динен кабул итә, сөннәткә утырсын. Өлкән яшьтә булса да».

Баланы җиденче көнгә үк сөннәткә утыртуда хикмәт бар, димәк. Бәләкәй чакта ук сөннәтләсәң, балага да, ата-анага да җиңелрәк. Сабый бала аны сизми дә калырга мөмкин. Үсә барган саен, мәшәкате күбрәк.

– Жәлләп, сөннәткә утыртмасаң ярыймы? Ата-аналарга бу җәһәттән нинди киңәш бирер идегез?

Сөннәткә утырту – сөннәт гамәл. Аның кешегә зыяны юк, киресенчә, файдасы бар. Шуңа күрә ата-аналар баланы жәлләмәсен. Баланы сөннәтле итү аңа файдалы, шуны истән чыгармасыннар, шуннан чыгып эш итсеннәр иде.

Балаларның еш кына эчләре авырта (колики), башка сәбәпләр белән дә елыйлар. Инде ир бала һаман елаудан туктамый икән, табиблар ата-анасыннан: «Бала сөннәтлеме?» – дип сорый. Баланың кече йомышын үтәгәндә авырлыклар булырга мөмкин. Сөннәтле булуы боларны булдырмый кала.

Олы яшьтәгеләргә дә сөннәтләү ясатырга ярый дип әйткән идек инде. Әмма андыйларга башта табиблар белән киңәшләшергә кирәк. Операция ясаткан вакытта кешегә зыян килерлек булмасын.

Сүз уңаеннан

Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дигән: «Кеше үзенең табигате буенча 5 төрле гамәлгә мохтаҗ (ягъни боларны үтәргә тиеш): сөннәткә утырту, касык турысы йоннарын кыру, култык асты йоннарын йолку, тырнак кисү һәм мыекларны кыскарту».


Фикер өстәү