Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ил халкының 70 проценты йодка кытлык кичерә. Кеше көненә кимендә 100 мкг йод кулланырга тиеш, ди белгечләр. Бездә исә аның көнлек нормасы 40–80 мкг аралыгында гына тирбәлә. Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Аның нормадан артып китүе нигә китерә? КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Организмда йодка кытлык ни сәбәпле барлыкка килә?

– Без йодка кытлык зур булган төбәктә яшибез. Аңа кытлык, нигездә, туфрактагы йод күләме аз булу аркасында пәйда була. Туфракта җитешмәгәч, анда үскән үсемлекләрдә, бөртекле культураларда да аның күләме аз була. Диета тоту белән мавыккан кешеләрнең организмына да еш кына йод җитми. Гипертониядән интеккән кешеләргә көн дәвамында ашалган тоз күләмен чикләргә кушалар. Бу исә, үз чиратында, шулай ук йодка кытлык китереп чыгара. Ник дигәндә, тоз – иң төп йод чыганакларының берсе.

– Йодка кытлык кичергәндә, нинди билгеләр күзәтелә?

– Йод безнең организмга бик кирәк. Ул җитмәгәндә, кешедә билгеле бер чирләр дә килеп чыгарга мөмкин. Йод иң беренче чиратта калкансыман биз көйле эшләсен өчен кирәк. Шуңа күрә организмга әлеге матдә җитмәгәндә, кешедә иң беренче чиратта калкансыман биз авырулары пәйда була. Бигрәк тә гипотериоз очраклары еш очрый. Ул кешенең акыл сәләтенә зыян сала, матдәләр алмашын боза, психикасына тискәре йогынты ясый. Кеше чәч коелудан, тән тиресе бозылудан, эч катудан интегә, күңел төшенкелегенә бирелә. Баланың үсеше дә тоткарланырга мөмкин. Организмга йод җитмәү нәселсезлеккә дә китерә. Шулай ук йод яман шешне дә кисәтә.

– Организмда йодның нормадан артып китүе нәрсәсе белән куркыныч?

– Йодның җитмәве генә түгел, аның артып китүе дә калкансыман биз авыруларына китерә ала. Йодның артып китүе аркасында, иң беренче булып, калкансыман биз зураерга (зоб башланырга) мөмкин.

– Йод җитмәүне башка чирләрдән ничек аерырга?

– Калкансыман биз белән йод – аерылгысыз төшенчәләр, дигән ышану яши. Чынлыкта аның 2/3 өлеше генә шунда туплана. Йодның калган өлеше төкерек, күкрәк бизләрендә, ашказанының лайлалы тышчасында, йөкле хатыннарның плацентасында саклана. Организмга йод җитешмәгәндә, шул әгъзалар авырулары да пәйда була. Сүз уңаеннан, күкрәк сөтендә йод күләме калкансыман биз тукымаларындагы белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк! Калкансыман биз авырулары белән күкрәк яман шеше билгеләре охшаш.

– Кытлык булмасын өчен, ничек тукланырга кирәк?

– Моның өчен, иң беренче чиратта, ашарга әзерләгәндә составында йод булган тоз кулланырга кирәк. Диңгез тозы, креветка, балык кебек диңгез ризыкларына да өстенлек бирергә кирәк. Алар диңгез суындагы йодны үзләренә сеңдерә.

– Тоз составындагы йод озак сакланмый, ашарга әзерләгәндә очып бетә, дигән фикер яши. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Йод, дөрестән дә, очучан. Азык-төлекне термик эшкәрткәндә бик тиз югала ул. Төгәлрәк әйтсәк, ашарга пешергәндә салынган тоздагы йодның 80 проценты очып бетә. Шуңа күрә аны ризыкка пешеп чыгар алдыннан гына салу хәерле. Тозны дөрес итеп сакларга да кирәк. Ул ябык савытта торырга тиеш.

– Тукланудан тыш, йодка кытлыкны ниндидер дарулар эчеп тә булдырмый калырга мөмкинме?

– Әйе, бигрәк тә йөкле, бала имезүче хатын-кызларга, балаларга йод запасын шул рәвешле тулыландырырга киңәш ителә. Бүген сатуда организмны йодка баетучы махсус дурулар да, әлеге матдәгә бай үсемлекләрдән ясалган препаратлар да бар. Дөрес соңгыларында йод күләме стандарт белән билгеләнми. Нәтиҗәдә, алар аша организмга күпме йод эләккәнен дә чамалап бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә аларны эчкәндә бик сак булырга кирәк.

Организмга йод җитү-җитмәвен өй шартларында тикшереп карау

* Беренче ысул. Кич йокларга ятар алдыннан мамыклы таякчыкны йодның спирттагы эремәсенә манып, тәнгә 10х10 см үлчәмдә челтәр ясарга. Аны муенга, йөрәк тирәсенә сөртергә ярамый. 10-12 сәгатьтән тикшерәбез. Әгәр тиредә рәсем сакланган икән, бар да тәртиптә, сезгә йод җитә. Рәсемнең бөтенләй югалуы әлеге микроэлементка ихтыяҗ булуны сиздертә.

* Икенче ысул. Йокларга ятар алдыннан беләзеккә йодлы таякчык белән өч сызык сызалар. Аның беренчесе – 1–2 мм, уртадагысы – 3 мм, өченчесе 5–6 мм киңлектә булырга тиеш. Иртән бу сызыкларны тикшерәләр. Нечкә сызыкның югалуы, калганнарының нык беленеп торуы – йодның җитәрлек булу билгесе. Нечкә һәм уртача киңлектәге сызыклар югалса, көндәлек рационны үзгәртергә кирәк. Күбрәк диңгез ризыклары, балык ашарга тырышыгыз. Сызыклар күренмәү йодка ихтыяҗ зур булуны белгертә. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йодлы рәсемнәрне кичтән, йокларга ятар алдыннан ясагыз. Моны көндез эшләсәгез, урамга, җилгә чыкмагыз.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү