Йомырка порошогы – табигый ризыкмы?

Теге яки бу ризык составында йомырка порошын күрсәк, бернинди дә табигый әйбер калмады инде хәзер, дип зарланырга яратабыз. Гадәти сөт урынына – коры сөт, терлек мае урынына – пальма мае… Инде килеп, тавык йомыркасы урынына – йомырка порошогы… Чыннан да, аннан зарланырга һәм сагаерга кирәкме?

Белгечләр әйтүенчә, йомырка порошогы – «химия» түгел. Табигый йомырканы киптереп ясала ул. Составы ягыннан гадәтиеннән калышмый. Файдалы үзенчәлекләрен дә югалтмый. Өстенлеге дә бар әле: киптергәндә, йомыркадагы барлык бактерияләр юкка чыга. Шуңа күрә аннан сальмонеллез йоктыру куркынычы юк. Шул ук вакытта бик экономияле дә: 100 грамм порошок сигез эре йомырканы алыштыра.

Зыяны. Гадәтиендәге кебек үк, составында «начар» холестерин байтак. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә саклык белән генә куллану киңәш ителә. Бавыры авырткан кешеләргә дә кагыла бу.

Ничек сайларга? Йомырка порошогы теләсә кайсы кибеттә сатыла. Ул бернинди төерчекләрсез, коп-коры булырга тиеш. Коңгыртрак төскә кереп, көйгәнрәк ис килсә, җитештерү технологиясе бозылган, дигән сүз. Мондый порошокны алмавың хәерлерәк.

Кыскасы, йомырка порошогы – сәламәтлеккә янамый торган, чын мәгънәсендә табигый продукт. Теге яки бу ризык рецептында йомырка күздә тотылса, һич шикләнмичә, порошогын гына да (суда эретеп) кулланырга мөмкин, дигән сүз.


Фикер өстәү