Табиб-травматолог Булат Закиров: «Сау-сәламәт кешегә тик торганда коллаген ашауның кирәге юк»

Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 30 проценты буын авыруларыннан интегә. Соңгы арада алар яшәрә бара, дип чаң суга белгечләр. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Буын авырулары тагын ни сәбәпле пәйда була? Алардан тулысынча котылып буламы? Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-травматологы Булат Закиров шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Булат Ирекович, соңгы арада буын авырулары ни сәбәпле күбәйде?

Күпләр буын авырулары өлкәннәрдә генә күзәтелә дип саный. Әмма бу – ялгыш фикер. Соңгы арада тормышыбыз аеруча зур тизлек белән уза. Вакыт җитмәү аркасында дөрес тукланырга да вакыт калмый, экстремаль спорт төрләре дә модага әверелеп бара. Шул рәвешле яшьләрнең буыннары да бик тиз сафтан чыга, җәрәхәтләнә. Буын авырулары артуга соңгы елларда телдән төшмәгән коронавирус та гаепле. Ковид белән авырып терелүчеләр арасында аннан зарланучылар шактый. Бүген ковидның буыннарга тискәре йогынты ясавы хәтта фәнни яктан дәлилләнгән.

– Буыннар ни сәбәпле шыгырдый?

– Бүген яше-карты буыннар шыгырдаудан зарлана. Ләкин бу ниндидер хилафлык, авыру бар дигән сүз түгел әле. Беренчедән, ул кеше чүгәләгәндә яки бармак шартлатканда буыннардагы газсыман куыкчыклар шартлау аркасында пәйда була. Бу хәл өлкәннәр арасында аеруча еш күзәтелә. Яшь барган саен, буыннар сыгылмалылыгын югалта, сеңерләр ката, шуңа күрә хәрәкәтләнгәндә буыннар шыгырдаган тавыш чыга. Ул буын сыекчасы азаю, физик активлык кимү аркасында да пәйда булырга мөмкин. Шыгырдаган вакытта буыннар авыртмаса, анда кызарган, шешкән урыннар булмаса, хәрәкәтләнгәндә кыенлыклар тумаса, борчылырга сәбәп юк. Алда телгә алган билгеләр күзәтелгән очракта, буынның кимерчәге тузып, кешедә артроз башлаган булырга, буынның эчендә башка хилафлыклар күзәтелергә дә мөмкин. Бу билгеләр имгәнү, жәрәхәтләнүдән соң барлыкка килсә, аеруча игьтибарлы булу сорала. Андый чакта кичекмәстән табибка мөрәжәгать итәргә кирәк.

– Күпләребезгә яхшы таныш артрит, артроз һәм остеопороз бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Артроз буыннарның дегенератив зарарлануыннан гыйбарәт. Кагыйдә буларак, әлеге авыру вакытында буыннар арасындагы кимерчәк сафтан чыга. Кешегә хәрәкәтләнү авырлаша, буыннарда кискен авырту сизелә. Артроз еш кына өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә.

Артрит вакытында буыннар авыртып кына калмый, анда кызарган, шешкән урыннар да пәйда була. Еш кына кешенең температурасы да күтәрелә. Ул, гадәттә, организмга инфекция эләгү, иммун системасындагы хилафлыклар, матдәләр алмашы бозылу аркасында пәйда була. Подагра (тоз утыру), ревматоидлы артрит, реактив артит дип аталган төрләре бар.

Остеопороз – скелет авыруы. Андый чакта сөякнең ныклыгы кими, ул уалучанга әйләнә. Остеопороз нәселдән күчәргә мөмкин. Аның килеп чыгуына кешенең яшәү рәвеше, физик активлык, организмның картаюы да сәбәпче булырга мөмкин. Еш кына кеше үзендә мондый авыру барлыгын белмичә дә яши. Сөяк сынгач кына аңлап ала.

– Буыннар сәламәт булсын өчен, күбрәк койка, желатин ашарга кирәк, диләр…

– Алар, дөрестән дә, сөякләр, тән тиресе, тырнак, кимерчәк ныклыгы өчен кирәкле аксым – коллаген чыганагы. Организмга эләккән аксым аминокислоталарга таркала, алар үз чиратында коллагенга әверелә. Желатин – 80 проценты әнә шундый вак кисәкләргә вакланган терлек аксымы. Аны сатып алганда, составына игътибар итегез. Өйдә ясалган койка (холодец) шулай ук – коллаген чыганагы. Ул табигый чималдан ясалган булса, билгеле.

– Соңгы арада желе рәвешендәге коллагенны сатып алып ашау да модага әверелде. Ул ни дәрәҗәдә файдалы?

– Рационны төрләндереп, дөрес тукланган очракта, сау-сәламәт кешегә тик торганда коллаген ашауның кирәге юк. Ул ризык белән организмга җитәрлек дәрәҗәдә керә. Желе, капсула, порошок формасындагы коллаген ит ашамаучы вегетарианнарга файдалы. Аны буын авырулары булган, буыннары җәрәхәтләнгән кешеләр дә курыкмыйча эчә ала. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: мондый төр коллагенны табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый. Белер-белмәс кулланган очракта андый коллаген, киресенчә, сөякләрнең ныклыгын киметергә мөмкин. Шуңа күрә йорт шартларында ясалган койка белән ит ашавың күпкә хәерлерәк.

– Бүген күпләр, үзен азаплап диярлек, төрле күнегүләр ярдәмендә ябыгырга, гәүдәсен формада тотарга тырыша. Чүгәләү, алга иелү кебек күнегүләр буыннарга зыян китермиме?

– Кешенең сәламәтлеккә файдалы яшәү рәвеше алып баруы бик яхшы. Әмма бүген еш кына шундый күренешкә тап буласың: кеше, бернинди әзерлексез спорт залына килеп, белер-белмәс төрле күнегүләр ясый башлый, рекорд куярга тырыша, шул рәвешле үзенең терәк-хәрәкәт аппаратына зур зыян сала. Тренировка тәнне җылытучы күнегүләрдән башланырга тиеш. Аларны кабаланып ясый башларга ярамый. Шуңа күрә спорт залында белгеч күзәтүе астында шөгыльләнү хәерле. Буын авырулары булган кешеләргә спорт белән шөгыльләнә башлар алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Буын авыруларын кисәтү өчен табиб киңәшләре

– рационны төрләндереп, дөрес тукланыгыз;

– спорт белән шөгыльләнгәндә, физик эш башкарганда чама хисен онытмагыз;

– йогышлы авырулардан сакланыгыз. Авырган очракта, ахыргача дәваланып бетәргә кирәк. Ангина белән кариеска да бармак аша карарга ярамый. Алар да – инфекцияле авырулар рәтендә;

– буыннарны һәрчак җылыда тотыгыз. Һава торышына карап киенегез, туңудан сакланыгыз;

– имгәнү, җәрәхәтләнүләрдән дә сакланыгыз;

– күбрәк чиста су эчегез;

– гәүдә авырлыгын да һәрчак контрольдә тотыгыз.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү