Казанлылар зоопарктагы антилопа баласына исем кушуда катнаша ала

Казанлылар зоопаркындагы личи баласына өчен исем сайлауда катнаша ала. Африка антилопалары гаиләсе быел җәй ишәйгән. 

Хәзер зоопарк хезмәткәрләре хайванны Немо дип атый. Казанлылар үз вариантларын тәкъдим итә ала, Чехия колориты белән исемнәр дә кабул ителә, чөнки личи гаиләсе шуннан китерелгән. Тавыш бирү сылтама буенча 18 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.

Африка антилопалары «Замбези елгасы» зоопаркында 2020 елның декабреннән бирле яши. Прага, Йоглава һәм Острава зоопаркларыннан ике ана һәм ике ата личи китерелгән. Ә быелның 16 нчы июлендә нәни Немо дөньяга килгән.


Фикер өстәү